Владимир Путин Казанга килә

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласына һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan дөнья чемпионаты ябылуына киләчәк. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип хәбәр итә ТАСС.

«Иртәгә Казанда  WorldSkills чемпионаты  ябыла, Путин анда булачак», — диде Песков. Аның сүзләренә караганда, Россия лидеры Казанга Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган белән эшлекле очрашудан һәм Жуковскидагы МАКС-2019 авиасалоны экспозициясендә булганнан соң киләчәк.


Фикер өстәү