WorldSkills 2019 чемпионатының туры трансляциясе булачак

Бүген Казанда «Казан Арена» стадионында WorldSkills 2019 җиңүчеләрен бүләкләү, эшче һөнәрләр буенча 45 нче дөнья чемпионатын ябу тантанасы узачак, һәм WorldSkills дөнья хәрәкәте флагы ярышларны оештыручы киләсе шәһәр-Шанхайга тапшырылачак.

Ябылу тантанасын 27 августта «Россия 24» һәм ТНВ телеканаллары трансляцияләнәчәк. Тантанада Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Җиңүчеләр төп ярышларның барлык компетенцияләрендә дә игълан ителәчәк, моннан тыш, үз җыелмаларында иң күп балл җыйган һәр команданың (Best of nation) иң нәтиҗәле катнашучылары исемнәре билгеле булачак.

«Формат буенча, һәр блокта катнашучыларны бүләкләү аерым булачак, блоклар арасында бер концерт номеры күрсәтеләчәк», — дип хәбәр итәләр чемпионатның матбугат хезмәтендә.

Дөнья чемпионаты ябылышында L-One яки Леван Горозия, Димаш Кудайберген, Тина Кузнецова проекты — Zventa Sventana, Игорь Крутойның «Brio Sonores» төркеме, Светлана Лобода һәм Филипп Киркоров чыгыш ясаячак.

 


Фикер өстәү