WorldSkills чемпионатының ачылыш тантанасын кайда карап була?

Ачылыш һәм ябылыш тантаналарына бара алмаган кешеләр хафага калмасын. Горки-Әмәт урманында WorldSkills тантаналарын зур экран аша ачык һавада карарга мөмкин. WorldSkills 2019 ачылышын «Россия 24»  һәм ТНВ каналыннан да күрсәтәчәкләр. 

Чемпионат көннәрендә башкала халкын һәм кунакларын мәдәни күңел-ачу программалары белән сөендерәчәкләр. Барысыннан да хәбәрдар булып тору өчен оештыручылар һәркемгә “WorldSkills Kazan 2019” мобиль кушымтасын йөкләтеп алырга киңәш итә. Монда бөтен кирәкле мәгълүмат белән дә танышырга мөмкин.

Паркларда остаханәләр, ачык һавада фильм караулар, бушлай экскурсияләр оештырылачак. Алар барысы да бушлай. Быел“Казан” гаилә үзәге янында була торган “Тәмле Казан” гастрономик фестивале дә WorldSkills ярышларына багышлап үткәреләчәк. Дәүләт театрлары иң яхшы спектакльләрен, музейларда күргәзмәләр оештырылачак. Аларга да билетларны алдан алып куярга киңәш ителә.


Фикер өстәү