WorldSkills дөнья чемпионаты башлана!

Бүген Казанда эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты ачылачак. Ул Россиядә беренче тапкыр уздырыла. 

 

КЫЗЫКЛЫ МӘГЪЛҮМАТЛАР:

  • WorldSkills хәрәкәте Испаниядә 1947 елда оеша. Ул вакытта бөтен дөнья буйлап эшче куллар җитми. Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү шуннан башлана. Россия әлеге чемпионатны үзендә беренче мәртәбә кабул итә. 
  • Казанда WorldSkills ярышларын оештыру өчен 24 800 кирпеч, 1944 стакан, 450 пешекче башлыгы, 24 меңнән артык чәчәк, ике вертолет, 35 мең электр чыбыгы кирәк булган. Бу исә дүрт Эверест тавы биеклегендә дигән сүз. “Сантехника һәм җылыту” юнәлешендә көч сынашачак катнашучылар өчен 30 400 шөреп әзерләп куйганнар. Бастыру эшенә бәйле компетенция өчен 150 мең бит кәгазь кирәк булачак икән.
  • Казандагы WorldSkills ярышларына 90 илдән 14 мең гариза килгән, волонтер итеп 3500 кеше генә сайлап алынган. Татарстаннан – 2900, Россиянең башка төбәкләреннән – 500, халыкара дәрәҗәдәге 100 волонтер чемпионат барышында ярдәм күрсәтәчәк.

САННАР:

Рәсми мәгълүматларга караганда, ярышларда катнашу өчен 63 илдән 1300дән артык катнашучы 56 компетенциядә көч сынашачак. Аларны меңнән артык белгеч бәяләячәк.

Россия җыелма командасын дөнья чемпионатында 63 кеше тәкъдим итәчәк. Шуларның 14 е – Татарстан егет-кызлары.


Фикер өстәү