WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты уңаеннан мобиль кушымта эшли башлады

Татарстан башкаласында һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын үткәрү уңаеннан рәсми мобиль кушымта эшли башлады. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Әлеге сервис ярдәмендә чемпионат кунаклары бөтен актуаль мәгълүмат: компетенцияләр һәм күргәзмә стендларының урнашу картасы, чемпионат барган көннәрдә планлаштырылган чаралар һәм Kazan Expo үзәгенә йөрүче шаттллар расписаниесе, яңалыклар, катнашучылар исемлеге (һ.б.) белән таныша алачак.

Моннан тыш, теләгән һәркем халыкара күргәзмәләр үзәгенә бушлай билет алу, шулай ук чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарына билетлар сатып алу мөмкинлеге дә бар.

Кушымтаның инглиз һәм рус телләрендә версияләре бар, ул соңгы мәгълүматлар нигезендә даими яңарып тора.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/13/191494/


Фикер өстәү