WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кысаларында Казанда массакүләм экскурсия үткәрелгән

20 нче август көнне WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында катнашучы 1 985 кеше Казан буйлап экскурсиядә булган.

«Бу-Казан буенча экскурсияне бер үк вакытта бик күп кеше өчен оештыруның абсолют рекорды, — диде Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. — Ике көн эчендә 18 нче һәм 20 нче августта экскурсиядә 3 951 кеше булды. Мондый формат һәм күләм, чыннан да, беренче тапкыр үткәрелде һәм бу Татарстанның туристик тармагы өчен яңа үр».

Алар экскурсиядә  төп истәлекле урыннар – Казан Кремле, Иске Татар бистәсе белән танышты. Бар әйберне яшылап күреп бетерсеннәр өчен аларны төркемнәргә 40лап бүлгәннәр.

Бер үк вакытта экскурсантларга 51 автобуста 51 экскурсовод  хезмәт күрсәткән. 18 август көнне экскурсия инглиз телендә үткәрелде.


Фикер өстәү