WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионатының ябылу тантанасында кемнәр катнашачак?

27 августта 19.00 сәгатьтә «Казан Арена » стадионында 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының ябылу тантанасы узачак, дип хәбәр итә чемпионатның матбугат хезмәте.

Чемпионатта катнашучыларны бүләкләү тантананың төп вакыйгасы булачак. Җиңүчеләрне төп ярышларның барлык компетенцияләрендә дә игълан итәчәкләр, шулай ук һәр команданың иң нәтиҗәле катнашучылары (Best of nation) исемнәрен атаячаклар.

Тантанада артистлар Леван Горозия, Димаш Кудайберген, Zventa Sventana, BRIO SONORES, шулай ук Светлана Лобода һәм Филипп Киркоров катнашачак.

Ярышларны ябу кысаларында WorldSkills дөнья хәрәкәте флагын чемпионатны кабул итәчәк Шанхайга тапшырачаклар.

 


Фикер өстәү