WorldSkills Kazan 2019 ярышларына эләгү өчен теркәлергә кирәкми

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына бару өчен ярышлар сайтында бушлай билет алырга кирәкми. Бу хакта Чемпионатны Оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан Экспо»га ике юл белән барып җитәргә мөмкин. Казан-Аэропорт-Казан шәһәр яны поездыннан файдаланырга мөмкин (юл вакыты 28 минут тәшкил итә). Электричкаларның расписаниесе тимер юл вокзалы сайтында эленгән.

Моннан тыш, ярышлар уздыру урынына Җиңү проспектындагы «Мега» һәм Оренбург трактындагы «Леруа Мерлен» сәүдә үзәкләре парковкаларыннан, шулай ук «Имәнлек» метро станциясеннән (юл вакыты 35 минут тәшкил итә) түләүсез автобус шаттлларында барып җитәргә була.

Чемпионатны оештыручылар хәбәр иткәнчә, «25 һәм 26 августта шаттллар ярышлар корылмасына сәгать саен 8.30дан 15.30 сәгатькә кадәр бара». Аларның расписаниесе белән турнир сайтында танышырга мөмкин.

 


Фикер өстәү