WorldSkills вакытында бушлай җәмәгать транспорты йөриячәк: кайчан һәм кайда?

Һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты тамашачылары «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә шәһәрдәге өч мәйданчыктан бушлай бара алачак. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров шул хакта хәбәр итте.

«Казанлылар өчен өч мәйданчык оештырылды, алар шуннан «Казан Экспо»га бушлай бара алачак. Автобуслар «Имәнлек» метро станциясе яныннан, Оренбург трактындагы «Леруа Мерлен» парковкасыннан һәм МЕГА сәүдә үзәгеннән кузгалып китәчәк. Әлеге мәйданчыклардан шәһәр автобуслары (барлыгы 24 берәмлек) йөриячәк. Алар пассажирларга бушлай хезмәт күрсәтә. Автобуслар иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр хәрәкәт итәчәк», — диде министр урынбасары.

Андрей Егоров сүзләренчә, чемпионат барган көннәрдә Казанның җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы волонтерлар һәм аккредитацияләнгән затлар өчен каралган.

 


Фикер өстәү