Яңгыр астында… чаңгы ярышы?!

Сабан туйлары күптән тәмамланса да, авыл халкы ял итәргә сәбәбен табып кына тора. Кайбыч районы Борындык авылы халкының бәйрәм кәефен коеп яуган яңгыр да боза алмады хәтта.

Узган җомгада Борындык авылы халкы Авыл көнен бәйрәм итте. Августның беренче атнасында Авыл көнен зурлап уздыру монда күптәннән гадәткә кергән инде. Районның Борындык авылында яшәүче халкы тырышып эшләргә дә, рәхәтләнеп ял итәргә дә яратучылардан санала. Җирлектә бәй­рәм буласы турында хәбәр, ерак­ларга кадәр барып ирешеп, чит җирләрдә яшәүче туган-тумача­ларны, авылдашларны бер урынга туплады.

Борындык мәдәният йорты мө­дире Илсинә Хөснетдинова сүз­ләренчә, авылда бәйрәм оештырырга кирәк дип күптәннән уйлап йөргәннәр инде. Ел да уза торгач, халык та ияләшеп, “кайчан була?” дип сорамый тормаган. Ки­тапханә һәм мәдәният йорты хез­мәткәрләре белән берлектә программасын төзегәннәр.
– Оештыру эшләрен быел Борындык авылы яшьләре үз җил­кәсенә алды. Кем сәхнә урнаштыру, аны бизәү, кем баннерлар ясау белән мәшгуль булды. Концерт программасы, уеннар, сәүдә өчен җаваплы кешеләр куелды, – дип сөйләде Илсинә.

Композитор, аранжировщик Илдар Ногмановны күпләр бе­ләдер. Ул – тумышы белән шушы авылдан. Ел саен авыл көненә Илдар җырчылар алып кайта икән. Быел да искәрмә булмады. Татар эстрадасының иң популяр җыр­чылары – Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Ришат Фазлыйәх­м­ә­тов, Вадим Захаров, Булат Нигъ­мәтуллин бу көнне Борындык авылы кешеләренә үз җырларын бүләк итте. Башка җырчы-бию­че­ләр дә халыкның күңелен күрде. Борындык авылының үзешчән­нәре дә җыр-моңга хирыс, алар да чыгыш ясады. Хәер, бәйрәм башланганчы ук, авыл гармун көенә күмелеп, гөрләп тора иде инде. Урам буйлатып, җырлашып та, биеп тә алдылар.

Җырчылар димәктән, халык бигрәк тә Әнвәр Нургалиев өчен өзелеп торды. Ул бәйрәмгә кичке тугызда гына килеп җитте. Шуңа “җәза” итеп, Авыл көненә җыелу­чы­лар җырчыны төнге икегә к­а­дәр җырлатты. “Әнвәрне күрергә килдек” ,– диючеләр бер-ике генә булмагандыр бу кичтә.
– Борындыкка гаиләм, хатыны белән энем, балалары белән апам, гаиләсе белән киленнең апасы Яшел Үзән районыннан ук килдек. Безнең янда чегәннәр бер якта торсын! – дип уртаклашты декрет ялына чыккан хезмәттәшебез Эль­вира Вәлиева. – Өстән яңгыр явып торса да, бәйрәм кәефебезне бозмады. Утырып тору түгел, басып торырга да урын юк монда. Борындык авылы көне димәссең, безнең күрше-тирә авыл кеше­ләре дә күп килгән икән.


– Авыл көне – туганнар, дуслар белән очрашу өчен бер сәбәп. Быелгысы бигрәк тә үзенчәлекле булды, башка еллардан аерылып торды. Авылымда шулай бәйрәм­нәр оештырулары белән горурланам, мондый чараларга теләп, ашкынып кайтам, – дип уртаклашты Казаннан ялга кайткан Зөһрә Кәримова.
Авыл көнендә котлау сүзләре белән район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллин, Борындык җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, Татарстан яшьләр эшләре минис­тры ярдәм­чесе Алсу Сәетова чыгыш ясады.

Бәйрәмнең иң кызык өлеше – халык уеннары. Җәй булуга карамастан, Борындыкта хәтта чаң­гы белән узышулар да оештырганнар. Яңгыры яугач, кары да явар дип өметләндек, ди шаярта авыл халкы. Хатын-кызлар исә гер күтәрүдә, пычкы белән такта ки­сүдә чират торып катнашты. Озын­лыкка резин кәлүш атып карарга теләүчеләр дә күп иде.


Фикер өстәү