Яңа уку елыннан нинди яңалыклар көтәргә?

Дәресләр кызыграк, кием уңайлырак, ризык тәмлерәк, ә китаплар азрак булачак. Мәгариф түрәләре яңа уку елын әнә шулай дип фаразлый. Быел илдә беренче тапкыр парта артына ике миллионга якын бала утырачак. Татарстанда беренчеләр – 51 меңнән артык. Сабыйлар саны узган елдан 1 меңгә күбрәк. Барысы да яхшы, тик дәресләр биш минутка озынаймасмы?

Мәктәпкә кем кайчан бара?

Яңа уку елы кайдадыр – 1есе, ә кайдадыр 2 сентябрьдә башлана. Кайчан барсаң да сүз әйтмиләр. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем көнен сентябрьнең беренче көнендә уздырырга тәкъдим итсә дә, тәүге дәресне кайчан уздыру мәсьәләсен мәктәпләр үзләре хәл итә, дип белдергән иде.

  • Без традициягә тугры калабыз. Мәктәпкә 1 сентябрьдә җыелабыз. Быел районда 1 нче сыйныфка 196 бала бара, бу узган ел белән чагыштырганда, 20 балага күбрәк дигән сүз. Яңа уку елында балалар төзекләндерелгән, чиста, якты мәктәпләргә бара. Аз комплектлы мәктәпләрне дә саклап калдык. Иң кечкенәсе Болын-Балыкчыда. Анда 18 бала белем алачак, – ди Апас районының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Хәйруллина.

Төрле җирдә төрлечә. Казанда, Арчада, Әтнә районнарында Белем көнен 2 сентябрьдә билгеләп үтәчәкләр.

– Әллә ни яңалыклар көтелми. Малайлар һәм кызларны бүлеп укытырга җыенмыйбыз. Бездә малайлар хоккей сыйныфларында гына аерым укый. Икенче смена да бетми. Балалар саны күп булгач, аны бетереп булмый, – ди Арча районы мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Мөхәммәдияров.

Чәчәк бир әле, апа!

Элек августның иң соңгы көнендә авыл балалары иң матур чәчәк үстерүчеләрдән шулай дип сорый иде. Үзеңдә булмаган өчен түгел, башканыкы матуррак булганга. Без укыганда авылның иң оста чәчәк үстерүчеләре төркем-төркем йөргән балаларга төрле төстәге дәлия, кашкарыйлардан өлеш чыгара иде. Кызык, мондый гадәтләр хәзер дә бар микән? Андыйларны Әтнә районыннан эзләп таптык.

Бахтачы авылында яшәүче Әлфинур апа Әхмәтханова августның соңгы көннәрен түземсезлек белән көтә. Балаларны сөендерәсе килә аның. Шулай ук заманында очучы булган Җәүдәт абыйлары да сабыйларга чәчәкне кызганмый. Ул күбрәк розалар үстерә икән.

– Авылыбыз кечкенә, быелдан башлангыч мәктәп эшләмәячәк. Элек унлап бала чәчәк сорап килә иде. Соңгы вакытта 4-5кә генә калдылар. Бар куанычым – чәчәк үстерү. Роза, лилия, дәлия, гортензия, петуния… нинди генә чәчәкләр юк. Кайда барсам да, юләр кеше кебек, чәчәк орлыгы җыеп тик йөрим, – ди 65 яшьлек      Әлфинур апа. – Балаларга жәл түгел. Нинди акча сорау ул?! Алар сөенгәч, миңа да рәхәт. Рәхмәт әйтеп, әле дә ярый, Әлфинур апа, сез бар, диләр.

Мәктәпкә тәүге тапкыр барган авыл балаларына да әти-әниләр шәп букет сайлый.

– Улыбыз Эмиль 1 нче сыйныфка бара. Без укытучыга иң матур гөлләмә бүләк итәргә тырышабыз. Район үзәгеннән алып кайтачакбыз, – ди Биектау районының Ташсу авылында яшәүче Альбина Гыйниятуллина.

Биш яңа мәктәп ачылачак

Чәчәк ул берничә көнлек кенә. Бала укуны яратсын өчен мәктәпнең дә матур булуы кирәк. Быел яңа уку елында илкүләм “Мәгариф” проектына зур өметләр баглыйлар. Федераль ярдәм һәр төбәккә барып ирешәчәк. Бу – яңа бакчалар, мәктәпләр, җиһазлар дигән сүз.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел республикада биш мәктәп ачылачак. Казан, Чаллы, Түбән Камага тәти бу бәхет.  Башкалада Рауис Гареев урамында һәм “Весна” торак комплексында мәктәпләр ачылачак. Беренчесе “Мәгарифне үстерү” федераль программасы буенча төзелгән, диделәр. Иннополиста 462 урынлы яңа мәктәп төзелә. Чаллы һәм Түбән Камадагы уку йортлары республика программасы буенча сафка басачак. Чаллыдагы мәктәпнең икешәр спорт залы, бассейны, актлар залы бар, анда 1224 укучы белем алачак. Монда инде 1нчегә 13 сыйныф тупланган. Түбән Камадагысының китапханә, ашханә, медицина кабинеты, аерым теш дәвалау бүлмәсе, бию һәм спорт заллары бар. Шулай ук Казандагы “Солнце” мәктәбенә – 150 урынлы, 93 нче гимназиягә – 360, Яшел Үзән районындагы Осиново мәктәбендә 800 урынлык янкорма төзиләр.

Узган ел 10 мәктәп төзелеп, өстәмә 5 497 урын булдырганнар. Мәктәпләр төзү эше киләсе елда да дәвам итәчәк. “Демография” проекты кысасында 30 бакча ачылачак. Бу – 6 меңнән артык урын дигән сүз. Шуның 3 меңнән артыгы – ясле төркемнәре. Гомумән, быел республикада барлыгы 1 мең 402 мәктәп эшләячәк.

Яңа мәктәпләр төзелү икенче сменада укуны ни дәрәҗәдә киметәчәк? Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында, төгәл мәгълүматлар яңа уку елы башлангач булачак, дип белдерделәр. Мәсәлән, Казанда быел 19 мең укучы икенче сменада белем алачак. Башкалада барлыгы 138 мең укучы укырга бара.

Нинди яңалыклар көтелә?

Барлык төбәкләр дә кесә телефоннарыннан файдалану турында тәкъдим алачак. Укытучыларга да, укучыларга да дәрес вакытында аны “тавышсыз режим”га куярга туры киләчәк. Телефонны бөтенләй тыюлары да ихтимал. Моның өчен махсус урыннар булдырырга кирәк булачак, ләкин җыю-жыймауны мәктәпләр үзләре хәл итәчәк.

Яңа уку елында дәресләр озынлыгы биш минутка артачак дигән сүзләр дә йөри. Имеш, бу хакта Россия мәгърифәт министры Ольга Васильева селектор киңәшмәсендә әйткән. Интернеттагы мәгълүматларга ышансаң, министр яз көне төрле тикшерүләр уздырылып, мәсьәләнең уңай һәм тискәре якларын ачыкланганын, федераль дәрәҗәдә карар кабул ителүен, хәзер төбәкләрдә эш алып барыласын әйткән.

Бу яңалыкны ишеткән әти-әниләр, күп укып, балалар акыллыланмаячак бит, дип борчыла башлады. Татарстан Мәгариф министрлыгында әлеге сүзләргә ачыклык кертүне сорадык. “Ул көнне Ольга Васильева бернинди селектор киңәшмәсе дә уздырмады, ул Казанда иде. Бу – ялган мәгълүмат. СанПин нормалары бар бит. Дәрес вакытын арттырып булмый”, – дип җавап бирделәр.

“Мәдәни нормативлар” кертелгәч, укучылар  спектакль, күргәзмәләргә йөри, фильмнар карый алачак. Ә барлык тәэсирләрен көндәлеккә язарга кирәк. Төбәкләрдә программаларга туган тел һәм әдәбият дәресләре дә өстәлә. Мәктәпләрдә икенче чит тел кертелә. Монысы әлегә кадәр андый мөмкинлек булмаган уку йортларына кагыла. Әлбәттә, шахматсыз да булмый. Дөрес, ул мәҗбүри түгел, әмма аны өченче физкультура дәресе урынына сайларга теләүчеләр бар. “Үсеш ноктасы” проекты кысасында республикада 97 авыл мәктәбенә информатика, технология, ОБЖ кабинетлары кайтарылса, шулай ук шахмат уйнау урыннарын да булдыру каралган.

  • Мәктәпләрдә шахмат өстәлләре торган ял итү урыннары күрәм. Балаларның күбесе шахмат белән шөгыльләнә. Бу дәрес кирәк, ул укучыларның фикерләвен яхшырта. Әмма аны катгый расписание буенча үткәрү-үткәрмәүне мәктәп үзе хәл итә, – ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

13 яшьтән башлап үсмернең наркотиклар куллану-кулланмавын тест аша тикшерергә җыеналар. Монысы әлеге дә баягы әти-әниләр рөхсәтенә бәйле булачак. 15 яшьлек үсмерләр исә үзләре хәл итә. Мәктәпләрдә туклануның бердәм системасын эшләмәкчеләр. Төшке һәм иртәнге ашлар тәмлерәк булачак. Нигездә, чит илләрдәге иң яхшы тәҗрибәләр исәпкә алыначак. Монысын көз көне тәмамланачак илкүләм тикшерүләрдән соң ачыклаячаклар. Мәктәп формасының бердәм стандарты эшләнә. Тукыманың сыйфатына таләп куелган. Буявы тәнне пычратмаска, аллергия чыгармаска тиеш дигән сүз бу.

Укытучыларга кытлык мәсьәләсен кем ничек хәл итә. Мәсәлән, Башкортстан мәктәпләрендә “көмеш волонтерлар” эшли башлый. “Классная дама” проекты укытучыларның тәнәфес вакытында тәртипне күзәтүен, дәресләрдә булышуны, кирәк чакта укытуны күздә тота. Проект күрше республикадагы 54 мәктәптә тормышка ашырылачак. Кыскасы, ил мәктәпләрендә укучылар яхшы белем алсын өчен барлык шартлар да бар. Болай булгач, яхшы укымау гөнаһ булачак.

 

Татарстанда Белем көнендә 5 яңа мәктәп ачыла.

  1. Казанда Р.Гареев урамында (1224 укучыга исәпләнгән).
  2. Казанда “Весна” комплексында (1501 урынга).
  3. Иннополиста (462 урынга ).
  4. Чаллыдагы “Яшьлек” микрорайонында (1224 урынга).
  5. Түбән Каманың 45 нче микрорайонында (800 урынга).

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү