Ялгыз чынаяк (БУЛГАН ХӘЛ)

Иртә белән баш авыртуына чыдый алмыйча уянды Зариф. Үткән көнне ниләр майтарганын исенә төшерә алмагач, өстәлдә яткан кечкенә генә календарьга күзен төшерде. Дүртенче март – кызыл төс белән әйләндереп алынган көн – хатынының туган көне икән. Әгәр исән булса, илле яшен тутырган булыр иде бичаракай. Зарифны бу дөньяда япа-ялгыз калдырып, көтмәгәндә китеп барды шул.

Ә бит бергә чакларында ничек күңелле иде. Кайгысын да, шатлыгын да урталай тигез итеп бүлешәләр иде. Кайда ул хәзер Зарифның хәлен аңлаучы? Күзенә карау белән уй-фикерен яттан укучы? Наҗия генә иде шул. Уйларының очына чыгып җитә алмаган мәлендә өйгә өлкән улы Рафил кайтып керде. Керә-керешкә башыннан бүреген салып, әтисен күзәтте. Зарифны бүген берни сөендермәгәнлектән, улының сәламен элеккечә кабул итә алмады. Авыр сулап, күкрәгенә кыскан календарьны өстәлгә куйды да аш бүлмәсенә чыгып китте. Аның артыннан Рафил дә керде.

– Әти, ниләр кичергәнеңне дә бик яхшы аңлыйм. Әмма үлгән артыннан үлеп булмый, каян да булса көч табып, ничек тә яшәргә кирәк. Тиздән балалар бакчасыннан оныкларың кайтыр. Барысы да яхшы булыр, әти.

Улының өмет тулы күзләренә күпме генә карап утырса да, Зариф үзе ишетергә теләгән сүзне ишетә алмады. Үзе эченнән генә авыр язмышын каргап, туйганчы сүгенеп тә алды. Бер карасаң, улы хаклы бит аның. Яңа максатлар белән яңа тормыш башларга кирәк. Көн саен хәмер эчеп, йөрәктәге тирән яраны төзәтеп булмый. Акча килдеме, күкрәкләрен киереп, кибеткә атлый бит аяклары. Бигрәк тыңлаусыз инде аның аяклары. Шул юлны гына беләләр.

Улы белән кара-каршы утырып чәй эчкәч, Зариф авылны әйләнеп кайтырга уйлады. Сөйгәне белән бергә алган бүрекне киде дә, идәндә яткан тунын аркасына элеп, өстәлдәге тәмәкесен онытмыйча, чыгып китте. Ишекне ачу белән, йөзенә китереп бәргән кояш нуры күзләрен камаштырды. Көне кояшлы булса да, җанны өшетерлек җил исә иде. Аркасына элгән туны эченә төренә-төренә,  Зариф капканы ачты. Юлдан, салмак кына, аркасына мәктәп букчасын аскан кыз кайтып бара. Зариф капканы ябарга да өлгермәде, “Исәнме, күршем!” дигән аваз колакларын яңгыратты.

– Исән, исән, – диде ул,  күрше кызына мыек астыннан гына елмаеп. – Әлегә исән, – дип тә өстәде.

Кызның чаялыгын, үткенлеген бигрәк тә ярата шул Зариф. Наҗиянең чалымнарын да шунда күрә. Яшь чагында шук кызларны ярата инде егетләр. Зарифның да чибәрләргә күзе төшми калмады. Әмма Наҗия аны чын-чынлап яратырга өйрәтте. Тормыш ямен, матурлыгын күрсәтте дә, үзе китеп тә барды. Зариф хәзер төп нигездә улының гаиләсе белән гомер итә. Кайчагында оныклары белән шаярып, күңелле чакларын исенә төшерә. Кыскасы, ялгыз ирләр кебек ул да хискә сусап гомер итә…

Гомернең икенче язы да күз йомганчы килеп җитте. Бүген – дүртенче март. Наҗиянең туган көне икәнне ул онытмаган. Өстәлдә бер чынаяк суынган чәй тора. Үзен шул суына барган чәйгә охшатып, уллары белән ничә тапкыр саубуллашкандыр инде, иртәләрен күзен ачуга,  мин исән икән әле, дип,  ни сөенергә, ни кайгырырга белми. Наҗиясез икенче елы үтеп бара. Ансыз тагын ничек яшәр ул? Суынган сөтсез чәйне ияләнмәгән кеше эчә димени? Сөтлене эчәр иде дә, улларына акча кирәк булып,  малларны сатып бетерделәр. Заманадан артта калабыз дип, яңа йорт салмакчы булалар. Зарифка гына берни сиздермиләр. Сизә Зариф, ничек сизмәсен, ди. Күңеле белән шушы нигез баласы үзе туып үскән йортны сүтәргә риза була алмаячак. Йортның һәр почмагында Зариф белән бәйле тарих яшеренгән. Уллары өй турында сүз кузгатса, мең төрле сәбәп табып, чыгып китә. Ә төннәрен,  әтисеннән гафу сорап,  дога кылып ята.  Ул йортны бит,  тирләрен түгеп,  ата кеше салган! Ул чакларда кая ул кесә тулы акча? Көнне төнгә ялгый-ялгый, йорт җиткергән борынгылар. Алар эшләгәннең кадерен белүчеләр бармы икән? Җитмәсә, Зариф янында оныклары сөенешеп йөриләр. “Бабай,  тиздән бу такталарны сүтеп аталар”, – дип,  Зарифның йөрәгенә уктай яра салалар. Ул чагында хәлсез карт нишләсен? Оныкларының сөенечләрен хуплап, бураларга кагыла. Үзе эчтән генә:  “Әти көче кергән агач – әти агачы”, – ди. Бу тормышта күпме тырышсаң да, бер көн эчендә синең турында онытырга мөмкин икән ул адәм баласы. Ничек шулкадәр йөрәксез булырга кирәк?

Өстәлдәге чынаягына бер карап алды да авыр сулады Зариф. “Соңгы көннәремдә шушы хәлгә калырмын дип кем уйлаган? Сөтсез чәй – чәймени инде, өстәвенә авыл баласы өчен? Кит моннан!” – дип, бер якка төкереп куйды да, көч-хәл белән урындыктан торып, ятагына барып ятты. Ялгыз ирнең ялгыз гомере өстәлдәге сап-салкын чәй сыман  иде.

Раилә Галимова


Фикер өстәү