Яшьләр белә, картлар шикләнә

Бу атнада Казанның Бауман урамында күчмә комплекста ВИЧ-инфекция чирен ачыклау буенча бушлай экспресс-тест үткәрә башладылар. 30 августка кадәр дәвам итәчәк тикшеренүдә теләгән барлык кеше катнаша ала. Аның өчен паспорт та, медицина полисы да, шәхесне раслаучы башка документ та сорамыйлар.

– Мондый тикшеренүләр әлеге чирне алданрак ачыклау, әйләнә-тирәдәгеләрне авырудан саклау өчен кирәк, – диде чара ачылышында катнашкан Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Тикшерү өчен анализга авыз куышлыгыннан мамык таякчык белән селәгәй алына. “Яңа гасыр” коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән үткәргән әлеге тикшеренү сәгать бердән кичке тугызга кадәр дәвам итә. Шунда ук табиблар, сәясәтчеләр, спортчылар ВИЧ-инфекция, СПИД авырулары, сәламәт яшәү рәвеше турында чыгыш ясый.

– Без, медицина хезмәткәрләре, һәртөрле тик­шеренүләрне даими үтәбез. Селәгәй буенча тикшеренүне беренче узуым, бик уңайлы заманча ысул, – ди сәламәтлек сак­лау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.

Анализны ике минут эчендә алалар, нәтиҗәсе 15–20 минуттан әзер була. “ВИЧ-инфекция йоктыруны кеше фаҗига буларак кабул итә, чөнки кешенең тормыш рәвеше үзгәрә. Аңа гомер буе дәваланырга, дарулар эчеп торырга туры килә. Татарстанда әлеге йогышлы чирне ияртүчеләрнең ел саен азая баруы сөендерә”, – ди Альмир Абашев.

Тикшерү Казанда “Ворлдскиллс” чемпионаты барган көннәрдә үткәрелә. Башкаланың үзәк урамында читтән килүче кунаклар да шактый. Оештыручылар әйтүенчә, вакыт махсус сайлап алынмаган, тикшеренүне исә чит ил кешеләре дә уза ала, бернинди чикләүләр юк. “Чир ел саен меңгә якын кешедә табыла. Россия белән чагыштырганда Татарстанда ВИЧ-инфекция белән авыручылар ике тапкыр азрак”, – ди Республика СПИД, башка йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин.

Аның әйтүенчә, хәзерге вазгыять дүрт-биш ел элекке белән чагыштырганда тынычрак. Ул чагында “даруханә наркоманиясе” кисәк үсә. Наркотикларны составында наркотик матдә булган дарулардан да әзерлиләр. Наркоман булган җирдә ВИЧ-инфекция һәм башка йогышлы чирләр дә җиңел тарала.

– Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән, Россиядә беренчеләрдән булып, даруханәдә составында наркотик булган даруларны рецептсыз сатуны тыю турындагы карар чыкты. Аның нәтиҗәсе үзен озак көттермәде, авыручылар азая башлады, – ди Нияз Галиуллин. – Бүгенге чара – бик кирәк гамәл. Кеше чир иярткәч тә, билгеләре шунда ук беленмәскә мөмкин. Шуңа күрә елга бер мәртәбә булса да, тикшеренү узып тору зыян итми. Авыручыларның уртача яше – 35 яшьтән 50 яшькәчә кешеләр. 60–70 яшьлекләр арасында да очраклы җенси мөнәсәбәт аркасында авырып китүчеләр бар. Алар, кызганыч, очраклы танышлары нинди дә булса чир белән авырыйдыр дип шикләнми. Хәзер яшьләр үз сәламәтлегенә күпкә җаваплырак карый. Алар ВИЧ-инфекция чиренең уйдырма түгеллеген, аннан сакланырга кирәклеген яхшы белә. Гаилә корыр алдыннан килеп тикшеренеп китүчеләр дә аз түгел. 2000 нче елларда ВИЧ-инфекция белән 60-70 процент очракта яшьләр авырса, хәзер 19-20 яшьлек­ләрнең саны елдан-ел кими.

 


Фикер өстәү