Яшьләр калкыткан кала

КамАЗ, Чаллы төзелеше – тарихыбызда иң зур сәхифәләрнең берседер, мөгаен. Ул хакта күп язылды, китаплар чыгарылды, фильмнар төшерелде. Без исә бүген, заманында Чаллының комсомолын, аннан соң коммунистларын җитәкләгән Уел Хөсәенов белән тарих пәрдәсенең бер читен күтәреп карарга булдык.

Ул үзе – Әлмәт егете. Мәктәптән соң Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлаган. Армиядә хезмәт иткәннән соң, туп-туры дигәндәй Чаллыга килгән. 1972 ел, бүгенге Яңа шәһәр урынында нибары 5-6 йорт бар. Уел Хөсәенов “Минмонтажспецстрой” трестында эшли башлый.

Көннәрдән беркөнне моны парткомга чакыралар. Нәрсә булды икән, югыйсә ул-бу гөнаһым да юк иде, дип тәмам пошаманга төшә бу. Партком секретаре урынбасары Петр Пряхин Уелның хәлләрен сораша. Ә ул “әйе”, “юк” дип, ике сүз белән җавап биреп утыра. “Артык тыйнак татар егете бит инде мин. Комсомолда эшләү турында уйлаганым да булмады”, – ди Уел. Пряхинга да шул ук сүзләрне әйттем. Ә Пряхин аңа: “Алайса, бар, уйла! Партия бер генә мәртәбә тәкъдим итә. Аннан соң сиңа жирный крест куярга можем”, – дип, егетне тәмам өркетеп чыгарып җибәрә. Бу юлларны язуым ул чакта партиянең эш алымнарын күрсәтү өчен түгел. Үзе – “баш”, үзе – “түш” булган коммунистлар партиясе илдә әйдәп баручы төп көч иде. Һәм ул үз сафларына килде-китте кешеләрне алмады һәм кылынган гамәлләр өчен җавап тотарга да өйрәтә иде. КамАЗ төзү турындагы карарны да КПСС Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар Кабинеты чыгарды.

Комсомолга килгәндә, Уел Хөсәенов әйтүенчә, ул партия колы булмаган. “Партия – безгә юл күрсәтүче”, – иде ди.

– Хәзер партияне дә, комсомолны да кем иренми – шул тәнкыйтьли. Мондый сүзләрне сезгә дә ишеттерәләрме?

– Колакка кергәли шул. Янәсе, комсомол кем соң ул, нәрсә соң ул, ни кырган соң ул? Ә бит КамАЗны да, Чаллыны да шул яшьләр төзеде. Бу төзелештә 650 комсомол-яшьләр бригадасы эшләде. 70 нче елларда Чаллы халкының уртача яше 22 яшь иде, – дип сөйли Уел Хөсәенов.

Менә шул елларны аңа шәһәр комсомол комитетының беренче секретаре булып эшләргә туры килгән. Әлбәттә инде, комсомол җитәкчеләре котлован казымаган, кирпеч салмаган. Төп максат – яшьләрне оештыру, бер гаилә итү. Кама гигантын бит Чаллы кешеләре генә түгел, бөтен ил төзеде. Яшьләр илнең төрле почмакларыннан агылды. Оештыручы булыр өчен дә Ходай биргән талант кирәк. КамАЗ комсомол оешмасында ул чакта 20 мең, КамГЭС бистәсендә 10 мең кеше теркәлгән була. Менә шул 30 мең егет-кызны бер максатка берләштереп кара син!

– КамАЗ төзелешендә хөкем ителгәннәр, ягъни зэклар да эшләгән, дип сөйләүчеләр бар.

– Буш сүз ул. Ул чакта партия шәһәр комитетын җитәкләгән Рәис Беляев, хөкем ителгәннәрне, хәтта пропискага да керттермәде. КамАЗ бөтен илендә комсомол-яшьләрнең удар төзелеше булды, баштан ахырга кадәр беренчесе һәм соңгысы иде.

“КамАЗ яшьләре иң элек ил, аннан соң үзләре турында уйлап яшәгәннәр”, – дисәм, күп кеше авыз чите белән елмаеп куяр, мөгаен. Ә Уел Хөсәенов, яшьләрнең күбесе шул уй белән яшәде, ди. Үзләренең тормыш фәлсәфәсен сызып-сызып, кызыклы гына итеп аңлатты ул. Кәгазь битенә башта бер зур түгәрәк сызды. “Моны тормыш дип алыйк!” – диде. Түгәрәк эченә вак-вак түгәрәкләр ясады да: “Менә болары – без, кешеләр. Түгәрәкләр бер-берсенә тиеп торса да, араларында бушлык кала, шулай бит! Бушлык булмасын өчен, түгәрәкләр зураерга, бер-берсенә бераз кереп торырга тиеш. Без әнә шулай зураеп, бер җан булып, кушылган эшне арттырып эшләп яшәдек. Ул заманда яшәешебез фәлсәфәсе әнә шундый схемага корылган иде”, – диде.

Без Уел белән яшьтәшләр булып чыктык. Бер чор кешеләре бер-берен тиз аңлый, бер-беренә ышана инде ул. Әмма мине нигәдер шиклерәк уйлар били иде. Безнең чор кешеләре заман идеологиясе корбаннары булганмы, әллә якты киләчәккә ихлас ышанганнармы? Уел минем шикләремне таратты кебек. Күз алдыгызга китерегез: КПСС Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар Советы КамАЗ төзү турында карарны 1969 елның 14 июнендә чыгара. Ул чакта әле кадрлар гына түгел, заводның, яңа каланың проектлары да юк. Әмма, партия әйткәнгә халык ышанган. Ул чакта тәрбия шундый булган, начармы-яхшымы идеология яшәгән. Әгәр идея булмаса, 1971 елда булачак завод нигезеннән экскаватор чүмече белән беренче туфрак алынып, өч елдан КамАЗ “баласы” – ремонт-инструментлар заводы аякка басар идеме дә, 1976 елда конвейердан беренче 5 мең машина чыгар идеме?! Бу партиянең 25 съездына зур бүләк була. Уел Хөсәенов: “КамАЗ заводын проектлау һәм төзелеш бергә барды. Бу үзе уникаль күренеш иде. Безгә Америкадан машина җитештерүчеләр килде. Аларга кыска вакыт эчендә елына 150 мең машина, 250 мең двигатель эшләп чыгарырлык завод төзелү әкият сыман тоелган. Бөтен заводларны йөреп чыктылар һәм шаккатып кайтып киттеләр”, – дип сөйләде.

Мин Чаллының исеме “Брежнев” дип үзгәртелү тарихы белән кызыксындым. 1982 ел бу, язмам героеның инде партиянең шәһәр комитетында эшләгән вакыты. Ә беренче секретарь Рәис Беляев була. “Шәһәрнең исемен алыштыру хәбәре көтелмәгән яңалык иде. Рәис Кыямович безне җыеп алды да, безгә “честь”, ягъни аерым хөрмәт күрсәтелү турында әйтте. Митинг та оештырырга кирәк, диде. Ул бик энергияле кеше иде, әмма исем алыштыру турында гади генә, тыныч кына сөйләде. Шуны сиздем: бу яңалыкны хупламый иде ул. “Шәһәрнең яңгырашлы, тарихи исемен югалтмау турында да уйланыйк”, – диде. Шәһәрнең зур бер проспекты, профилакторий “Чаллы” исемен саклап калды”, – диде Уел.

КамАЗ төзелешенә җитәкчелек иткән тәҗрибәле белгечләрнең күбесе инде вафат. Ярый әле Уел кебек хәтер сагында торучы егетләр бар. Ул – Чаллының почетлы гражданины, Россиянең атказанган төзүчесе, без килер алдыннан гына 70 яшен тутырган. Соң булса да, уң булсын дигәндәй, юбилеегыз белән котлыйбыз!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү