Арчадан Социалистик хезмәт герое Дания апа: “Яшьлегемне тамчы да сагынмыйм!”

Заманга иң дөрес бәяне шул чорда яшәгән кешеләр генә бирә аладыр, дип уйлап куйдым әле. Алар – төрле вакыйгаларны ничек бар шулай итеп күңел дәфтәрләренә теркәп баручылар. Ә инде билгеле бер чорга нәтиҗә ясау, гыйбрәт алу – килер буыннар эше.

Безнең Дания апа Галимова белән яшь аермасы әллә ни күп түгел, тулыр-тулмас 18 ел гына, димәк, чордашлар дияргә дә мөмкин. Әмма мин аның кебек сугыш ачысын татымадым. Даниягә 9 яшь туларга ике көн кала башланган ул сугыш. Куркыныч хәбәр килгән көнне Дания апа инде хәтерләми, һәрхәлдә, әлеге хәбәр Арчаның Мирҗәм авылына 22 июнь көнне үк килеп тә җитмәгәндер. Бит ул заманда телефон, радио һәр авылда да булмаган.

Кыскасы, “нимеслар сугыш башлаган” дигән сүзне Дания колхоз басуында җитен чүпләгәндә ишетә. Ул чакта зурлар белән бергә авылның бөтен баласы колхоз эшенә йөри. Алар әле “сугыш” дигән сүзнең асыл мәгънәсенә төшенерлек яшьтә түгел. Әмма халык елый икән, димәк илгә ниндидер зур афәт килгән. Бала күңеле моны сизә. Күп тә үтми, әлеге афәт үзен бик тиз сиздерә дә башлый. Ирләр сугышка китеп югала. “Барысы да фронт өчен!” дигән чакыру тылдагы хатын-кызларны, бала-чагаларны ачлыкка дучар итү кебек аңлашыла. Дания апа да яз көне баткак басуда чергән бәрәңге җыеп йөрүләрен, авыл тирәсендә ат кузгалаклары, алабута калмавын исенә төшерде. “Яшьлегемне тамчы да сагынмыйм”, – дигәч, күзләре яшьләнде.

Инде ничә еллар узып та еларлык булгач, сугыш урлаган яшьлекнең кай җирен сагынып сөйлисең ди инде.

Җитмәсә, сугыш башланганчы ук, Даниянең әтисе гаиләсен ташлап китә. Ятимлек ачысын әнә шулай бик иртә татый башлый ул.

Батырлык” – нәрсә соң ул?

Мирҗәм авылына юлга чыкканчы ук, район Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Гарифҗанов миңа: “Дания апа бик тыйнак инде ул, әллә ни сөйләмәс тә. Ну, үзләре исән чакта андыйлар турында язып калырга иде бит”, – дигән иде. “Андыйлар” дигәне Социалистик Хезмәт Геройлары була инде, заман белән бергә онытылып баручылар, диюем. Сүз уңаеннан әйтим әле, Мирҗәм авылы өч герой үстергән. Берсе – Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин, икенчесе – Казан заводларының берсендә токарь булып эшләгән Галимулла Әсхәдуллин һәм инде менә Дания апа. Мондый авыл тагын кайда бар икән? Көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмыйдыр, мөгаен. Аннан соң, “Хезмәт Герое” дигән исемне хәзер дә бирәләр, тик әлеге исем артында әллә зур казанышлар шәйләнми, әллә алар турында бик сөйләнми – халык үз геройларын бик үк белеп бетерми кебек. Ә бит яшь буынны гомер-гомергә батырлар үрнәгендә тәрбияләделәр.

Мин әйткәннәр, бәлки, заманга ярашлы да түгелдер. Ә алайса нигә без бүген дә  яшь буынны тәрбияләү турында сүз кузгалтабыз? Бу тәрбия ни-нәрсәгә нигезләнергә, без яшәешебезнең кай якларын өлге итеп алырга тиеш соң? “Катты-китте башларым…” диярсең.

Бер караганда, юлдан бераз читкәрәк чыктым кебек, шул ук вакытта сүз барыбер Татарстан тарихында исеме чыккан шәхесләр язмышына барып ялгана.

Рамил Гарифҗанов белеп әйткән икән: Дания апа миңа үзенең хезмәт батырлыклары турында рухланып сөйләмәде. Бөтен сүзе шул “эшләдем дә эшләдем инде, энем”нән гыйбарәт иде.

“Терлекчелектә хезмәт стажым – 40 ел”, – ди үзе, ә менә гомуми стажы турында сорагач, аптырап калды. Әле сугышка хәтле үк, өлкәннәргә ияреп, колхоз эшенә йөрүен исәпкә алмый иде ул. Бер авылда, бер колхозда шул гомер хезмәт куй әле син?!

Җиденче классны тәмамлагач та, тайлар карый башлый Дания. Аннан соң аны дуңгыз фермасына чакыралар. Дуңгыз димәктән, бу хайван татар авылына бераз ят кебек бит инде. Кыенсынып булса да сорадым: “Авыл халкы дуңгыз ите ашый идеме?” – дидем. “Аны саталар иде дә безгә хезмәт хакы түлиләр иде”, – ди. Бер уйлаганда, дуңгыз “валюта” урынына да йөргән. Колхоз елына бушлай бер дуңгыз бирә дә, халык аны күрше мариларда утынга алыштыра икән.

Дуңгызны бетереп ташлыйсы килмәде Дания апаның. “Аны пычрак хайван диләр диюен, әмма дуңгыз яткан җирендә үз астын беркайчан да пычратмый. Бала табарга авырый башласа, саламны борыны белән этә-төртә, үзенә ятар өчен урын әзерли”, – ди. Ә терлекчеләр балага авырый башлаган дуңгызны сабынлап юып, чүпрәк белән корытып куя торган булганнар. “Миндә егермедән артык дуңгыз иде. Инде балаларын да санасаң, ничәгә тулгандыр. Бер елны берсе 18 бала тапты. Аңа “Спутник” дип исем куштым. Балаларын сабый кебек карап үстердем”, – дип сөйли Дания апа.

– Герой исемен ни өчен бирделәр соң?

– Әллә тагын… Эшләгән өчендер инде…

Бөтен җавабы әнә шул. Ул ниндидер исем, бүләк алу турында уйлап та карамаган. Иң элек Дания апаны “Почет билгесе” ордены белән бүләкләгәннәр. Нинди хисләр кичерүе турында сорагач, беркавым дәшми торды да: “Әйтергә ярыйдырмы-юктырмы инде, орден биргәнче, илле тәңкә акча биргән булсалар, дип уйлап куйган идем. Акчасызлык заманы иде бит”, – ди.

Дания апаның яшьлеген сагынмавы сугышка гына бәйле түгел. Илне торгызу еллары авырлыгы да төшкән аның җилкәсенә. Яшьлеге “тамак кайгысы” белән узган. Дүрт елга якын йөреп өйләнешкән ире дә, үзенчә әйтсәк, “аның өстеннән икенчегә өйләнгән”. Әнә шулай гаилә арбасын да берүзе тарткан Дания апа. Тормыш бераз җиңеләймәсме дип, кызы Флүдәне дә үзе белән фермага ияртеп бара торган булган.

Дания Галимова – район терлекчеләре арасында Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган бердәнбер кеше. Хәер, мондый дәрәҗә терлекчеләргә мулдан өләшенмәгән дә. Дания апа герой исеменең кайчан бирелүен дә әйтә алмый. Белештек: дәрәҗәле исемне аңа 1971 елның апрелендә тапшырганнар. “Сабадан Гөлбикә Кәримова белән бер елны алдык”, – ди. Гөлбикә апаның хезмәтен сауган сөте күләме белән бәяләргә буладыр, ә дуңгыз караучы хезмәтенә ничек бәя бирергә? Дания апа үзе “эшләгән өчендер” дигәннән артыгын әйтә алмый. Бер уйлаганда, бу дөрес. Әмма Данияләр, Гөлбикәләр башкалардан арттырып эшләгәннәр. Ниндидер исем, абруй алу өчен түгел, ә тормыш барсын өчен. Заманында кеше күңеленә кереп утырган бердәнбер “яшәеш фәлсәфәсе” әнә шундый булган дип уйлыйм. Дания апа буыны башка тәрбия алган. Авырлыклардан соң якты, матур көн туачагына ышанганнар алар. Яхшымы-яманмы, ул чор идеологиясе күңелдә өмет уята алган.

Бәлки шуңадыр, Дания апа бүгенге тормыштан бик канәгать. Аларның хезмәте бушка китмәгән, димәк. Ул бүген совхоз салып биргән йортта берүзе яши. Бушка килгән йорт түгел үзе, ай саен 300 тәңкә түләп барган булган. Аннары түләтми башлаганнар. Кызы Флүдә дә Мирҗәмдә яши, шулай ук берүзе. Ә нигә икесе ике йортта торалар соң? Дания апа: “Бу йортка бик ияләштем инде, энем, күпме гомер шушында яшим бит. Күршеләрем дә бик әйбәт, гел кереп хәл белеп торалар. Бакыйлыкка да шушы йорттан гына күчәргә исәп”, – ди.

– Ашыкма  әле, Дания апа!

– Ашыкмыйм ашыгуын, тик һәрнәрсәнең үз вакыты бар бит инде, энем җаным. Кызым Флүдә мине бик карый. Үземнең ашарга пешергәнем дә юк, атна саен мунчага алып менә. Карале, син – Тукай туганы түгелме соң?

Бу соравына аптырап калдым. Баксаң, ул “Ватаным Татарстан”ны укып бара икән. “Гомер буе шуны алдырам”, – ди. Мин киләсен ишеткәч тә: “Ә, беләм мин аны”, – дип әйтеп куйган.

Дания апа белән сөйләшеп утыру рәхәт иде, күңелем тагын да чистарган кебек булды.

 Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ


Фикер өстәү