Югары кан басымыннан интегүчеләр өчен файдалы сырларны атадылар

Югары кан басымы (гипертония) булганда моцарелла ашау файдалы. Америка диетологы Сара Шенкер шул турыда сөйләгән. Бу хакта Express басмасына сылтама белән “Известия” яза.

Сырларда кальций һәм башка файдалы микроэлементлар күләме зур, диде табиб. Күп кенә гипертониклар бу ризыкта тоз күп булу сәбәпле, аннан баш тарта. Әмма моцарелла куллану моны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу сырда тоз да, майлар  да аз.

“Әгәр сездә холестерин һәм кан басымы югары булса, майлы ризыкларны чикләргә кирәк”, — диде Сара Шенкер.

Шулай ук табиб эремчеккә һәм ак сырларга – кәҗә сөтеннән ясалган сырга һәм тофуга да игътибар итәргә куша. Бу ризыклар организмны кальций белән баета.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/18/191790/


Фикер өстәү