Зөфәр Хәйретдинов: «Хатыныма сабырлыгы өчен һәйкәл куяр идем»

Иҗат кешесенең җитәкче булуы – бик сирәк күренеш. Татарстан­ның халык артисты, композитор Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВка исә бу ике өлкәне иярләүнең бернинди авырлыгы юк. Аны без Россия авторлар җәмгыятенең Татарстан вәкиллеге җитәкчесе буларак та беләбез. Хәер, бусы да дөреслеккә бик туры килми икән инде. Баксаң, халык белмәгән яклары һәм һөнәрләре болар гына түгел. 5 августта 60 яшен тутырачак әңгәмәдә­шебез җыр сәнгатенең четерек­ле якларын аңлатты, гаилә, мәхәббәт темасына да кагылды.

 

– Авторлар җәмгыяте җитәк­чесе буларак, ачыклык кертсәгез иде: бездә иҗат кешесе үзенең хокукларын ни дәрәҗәдә белә?
– Кызганыч, иҗатчыларның 90 проценты үз хокукларын белми. Башка өлкәдән килгән, вуз белеме булган җырчылар азмы-күпме үзен яклый әле. Җырчы һөнәрен генә үзләштерүчеләр кануннар белән бик үк дус түгел. Авторларның, үз хокукларын белеп тә, тормышта кулланмаучылары да шактый.
Минем бу өлкәдә эшли башлаганга 17 ел булды. Шушы дәвердә кызыксынган һәрбер ке­шегә хокукларын аңлату һәм яклау җәһә­теннән ликбез үткәрдек дип әйтә алам.

– Ликбез дигәннән, җырчы, җырны алганда, нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш? Мәсәлән, Филүс Каһиров “Сандугач” җырын җырлады ди. Белгәнебезчә, җырның авторлары инде исән түгел.
– Берәүнең дә күңеленә ошаган теләсә кайсы җырны җырлау хокукы юк. Ул авторлар алдындагы җаваплылыкны берничек тә урап уза алмый. Дөрес, үзе өчен машинада, урманда, өендә җырлый ала, ә инде халык каршында башкарса, иң әүвәл авторларның рөхсәтен алу кирәк. Бу рөхсәтне Россия авторлар җәмгыяте бирә. Чөнки ул – Россиядә шушы хокукка ия булган бердәнбер оешма. Конкрет мисалга килгәндә, җыр авторының хокуклары, үзе вафатыннан соң да, 70 ел буе саклана. Шушы вакыт дәвамында авторның варисларына һәр чыгыш өчен гонорар түләнә. Ләкин канунны белә торып бозучы җырчылар да бар. Мин һәрберсенә ярдәм итәргә тырышам, чөнки, ничек кенә алсак та, үзем дә шул казанда кайныйм. Җырчы буларак та, автор буларак та. Миңа бүренең дә тук булуы, сарыкның да исән калуы кадерле. Шуңа аңлату эшләре алып барам. Аңла­маучылары да бар.

– Димәк, сезгә үпкә белдергән җырчы Вадим Захаров хаклы түгел?
– Әүвәл авторлар җәмгыятендәге үзгә­решләрне аңлатыйк. Элек җәмгыять Россия авторлар оешмасының филиалы иде. Хәзер бу статус юкка чыкты, без Россия оешма­сының вәкиллеге булып калдык. Аңа кадәр РАО белән ВОИС (Бөтенроссия интеллектуаль милек җәмгыяте) бергә кушылды. Шулай итеп Татарстанда РАО белән ВОИСның вәкиллеге оешты. Аның вәкаләтле вәкиле итеп Назилә Шәяхмәтова билгеләнде. Мин аның киңәшчесе булып калдым. Бу өлкәдән китмәсәм дә, җаваплылыгым кимеде. Минем бурычым – җырчылар белән авторларның үзара мөнәсәбәтен көйләү. Шушы ике якны чагыштырсак, күбрәк авторлар зыян күрә. Шулкадәр популяр җырлар язалар, ләкин бер тиен дә гонорар алмыйлар.

Вадимга килгәндә, кичә чыккан җырчы түгел, эстрадада 10 елга якын эшли. Дөрес, үзем оешма җитәкчесе булганда, артык популяр булмаган җырчыларга инспекторларны җибәрмәскә тырыша идем. Чөнки алар аншлаг белән, зур заллар тутырып, рәттән берничә көн концерт куя алмый, керемнәре дә зур түгел. Без күбрәк халык арасында популяр булган җырчылар белән эшлибез. Чөнки бу аларга да артык йөк түгел, авторлар да канәгать. Мин җитәкчелектән киткәч, хуҗа барлык концертларның исемлеген төзеп, контрольгә алырга кушты. Мин һәрбер җырчыга шалтыратып, концерт алдыннан килеп, килешү төзү кирәк, дип әйтәм. Вадимның узган елны концерты булды, нәкъ шушы сүзләрне әйттем, килеп китәрмен, дип җавап бирде. Концертыннан соң бер атна көткәннән соң, янә шалтыратып исенә төшердем. Вадим: “Юк, Зөфәр абый, мин түләмим, концерттан кергән акча чыгымнарны капларга китеп бетте”, – диде. Ә бит законда андый ташлама каралмаган. Концерт куясың икән, билет бәясенең 5 процентыннан авторларга гонорар түләнергә тиеш. Ул чакта да, дөрес эшләмисең, авторларга түләргә кирәк, дидем. Тупас рәвештә кире какты.

Ярый, узган елгы хәл шул килеш калды, актлар төзелмәде. Быел янә шул ук хәл кабатланды. Бу юлы инде Вадим килер, килешү төзелер дип уйладым, әмма шалтырату, сөйләшү булмады. Җитәкче узган елгы хәл­ләрдән хәбәрдар булганга, концертка инспекторлар җибәрде һәм алар чараны яздырып кайттылар. Мин Вадимга, шалтыратып, соң булганчы кил, җитәкче белән сөйләш, дидем. Тыңламады. Нәтиҗәдә Вадим­ның концертын оештырган оешма исеменә, авторлык хокуклары бозылу сәбәпле, 140 мең сумлык дәгъ­ва җибәрелде. Шуннан Вадим элем­тәгә чыкты. Мин аңа 140 мең урынына 30 мең сум штраф түләп котылу юлын гына тәкъдим итә алдым. Әгәр ул башта ук килешү төзегән булса, кесәсеннән нибары 15 мең сум акча чыгасы иде. 140 мең сум урынына 30 мең түләү дә отышлы югыйсә, ләкин җырчы социаль челтәрләрдә үпкә белдерүен дәвам итә. Аңлыйм, кәефне боза торган хәл, ләкин бит авторларны кем дә булса якларга тиеш.

– Вадим мәсьәләсендә, сез хокукын яклаган авторлар да, оешманы түгел, җырчыны яклады.
– Композитор Айдар Тимербаевны әйтә­сең. Беренчедән, Айдар җырларын җырчы­ларга сата. Җыр белән бергә җырга булган хокукларын да сатып җибәрә. Бу килеш гонорар таләп итү – сатып җибәргән сыерның сөте минеке дип даулау белән бер. Икенче­дән, Айдарның Россия авторлар җәмгыяте вәкиллегенә бернинди катнашы юк. Ул автор буларак килешүне ТАИС белән төзегән. Димәк, гонорарны да ТАИСтан сорарга кирәк. РАО – гонорарларны җыючы, ә ТАИС – түләүче. Сүз уңаеннан, авторларга РАО белән турыдан-туры килешү төзү күпкә отышлырак. Чөнки Татарстан оешмасы турыдан-туры эшли алмый, нәтиҗәдә Татарстан оешмасына теркәлүчеләрнең гонорары ике оешма аша үтеп, шактый процентын югалта.

– Җырның авторын игълан итмәү хокук бозу саналамы? Бу очракта Россия авторлар оешмасы йогынты ясый аламы?
– Авторның милеккә бәйле һәм милеккә бәйле булмаган хокуклары бар. Син әйткән очрак милеккә бәйле булмаган хокукны бозу санала һәм закон белән сакланмый. Бу – хокук бозу, ләкин аңа карата бернинди дә чара күреп булмый. Бу – җырчының әхлагы, зыялылык дәрәҗәсе күрсәткече. Ләкин җырчы автор исемен бутаса, җырның авторы дип бөтенләй башка кешене күрсәтсә, бусы инде закон бозу санала. Мәсәлән, Лилия Муллагалиева мин иҗат иткән көйне башка композиторныкы итеп күрсәткән иде. Бу очракта без сөйләшеп аңлаштык. Эшләр судка кадәр барып җиткән очраклар да җитәрлек.

– “Зәңгәр күлмәк” җырын күптән халык җыры дип игълан итәләр. Юкса шигырь авторы – Әхмәт Рәшит.
– Андый очраклар да күп. Хәтта халык җыры дип саналганнары да халыкныкы түгел инде аның. Халык бит бергә утырып җыр язмаган. Бер тыйнак кеше яза да, тора-бара исеме онытыла. Дөресе – билгесез автор дип атау. Автор вафатыннан соң 70 ел үткәч, әсәр халык милке санала һәм шул вакытта халык җыры дип атау урынлы. Ләкин бу очракта Әхмәт абый исән-сау һәм бу – автор хокукын бозуның тагын бер күңелсез мисалы.

– Заманча җырларның сыйфаты ни дәрәҗәдә?
– Җыр сыйфаты сәхнәгә теләсә кем менеп җырлый башлаганнан соң төште. Бу галәмәт цензура бет­кәннән соң башланды. Зур сәхнә – ни әйтсәң дә, тәрбияләү чарасы. Без бит халыкта зәвык тәрбиялибез. Луиза Батыр-Болгари күптән түгел, бүген профессиональ татар җыр сәнгатенең юкка чыгуын әйтте. Өлешчә аның белән килешәм. Кем әйтмешли, һәр халыкка үзе лаек булган патша куела. Бу очракта, димәк, без шушындый эстрадага лаек. Чыннан да, моннан 30 ел элек сәхнәгә белеме булмаган кеше менә алмый иде. Талантың бар, белемең юк икән, сине укырга юллыйлар. Мисалга Хәмдүнә Тимергалиеваны китерергә була. Әлфия Авзалова да – нәкъ шундый язмышлы кеше. Башкача була алмый да. Чөнки ул вакытта профессиональ сәхнә белән үзеш­чән сәхнә арасында анык бү­ленеш булды. Хәзер ул бетте.

– Ә бит халыкны сез әйткән үзешчәннәр күбрәк җыя, профессионаллар түгел.
– Алай ук димәс идем. Иң күп халык җыючы артистлар санының яртысыннан артыграгы – барыбер профессиональ җырчылар. Мәсә­лән, Гүзәл Уразова. Әлбәттә, ул тә­мамл­а­ган мәдәният институты – вокал белеме буенча махсуслашкан уку йорты түгел. Махсуслашкан уку йортлары икәү генә. Аның берсе – музыка училищесы, икенчесе – консерватория. Башкалары – шушы өлкәдә белгечләр әзерләүче генә. Бу җә­һәт­тән күп нәрсә укытучыдан да тора. Гүзәл Уразованың укытучысы – Айдар Фәйзрахманов. Бу инде күп нәрсә турында сөйли. Халык мәхәб­бәтен яулаган Ришат Төх­вәтуллин да – профессиональ җырчы. Ул Октябрьскиның музыка училищесын тәмамлаган. Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова исә – халык талантлары. Икесе дә – үзенчәлекле җырчылар. Илсөяне сәхнәгә Илфак Шиһапов алып чыкты һәм поп-рок юнәлешендә үстерде. Бик кызык юнәлеш бит! Тямаев исә татар шансоны юнәлешен сайлады. Шулай ук үзенчәлекле һәм файдаланылмаган юл. Фирдүс кимчелекләрен башка яклар белән бик оста тулыландыра. Һәр икесендә дә харизма көчле. Ләкин еш кына чикләр югала. Махсус белем шуңа кирәк инде ул. Белем белән күңелгә зыялылык салына. Шул ук вакытта, эстрадада очраклы кешеләр дә юк түгел. Мәсәлән, ике сезон Нияз Җәләлов җырлап алды. Радио-телевидениенең андый башкаруны эфирга үткәрүе шаккатарлык булды. Эфирга бизнес керү эстраданың сыйфатына нык сукты. Җырны акча түләп әйләндерүгә калгач, сыйфат турында берничек тә сүз алып барып булмый. Нәтиҗәдә исемле, профессиональ җырчылар эфирдан төшеп кала.

– Эстрадада дуэтларның популярлашып китүе сездән башланды кебек.
– 2006 елны Резедә Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Лилия Муллагалиева, Гөлнара Тимерҗанова һәм башка гүзәл хатын-кыз җырчылар белән дуэт белән башкарыла торган җырлар яздым. Һәм шушы җырлардан “Әгәр мин солтан булсам” дигән программа әзерләдек. Казанда бу концертны Спорт сараенда куйдык һәм башка зур шәһәрләрдә чыгыш ясадык. Дуэт белән җырлау шул проекттан соң модага әйләнде. Җырчы өчен ул бик отышлы. Чөнки күбесе – ирле-хатынлы. Дуэтлар белән икесе дә танылу ала. Аерым-аерым чыгыш ясасалар, чыгымлырак булыр иде. Тамашачы да парлы чыгышларны якын итә. Чөнки аңа башкару осталыгы гына түгел, мини спектакль дә кирәк.


– Гастрольләрне туктату гаиләгә күб­рәк вакыт калдыру ниятеннән дә эшлән­деме? Чөнки Казандагы сирәк чыгышларыгыз да үз тамашачыгызның барлыгын һәм күплеген күрсәтә. Ә тукталу, бер караганда, тамашачыга карата гаделсезлек кебек тоела.
– Вакытында китә белергә кирәк. И, беткән икән бу бичара, дип карауларын теләмим. Әлфия апа, Илһам абый – алар икенче мәсьәлә. Илһам абыйның гаиләсе юк иде, тәүлек буе сәхнәдә булса да, аңа артык булмады. Әлфия апа исә, сәхнәдә җырлап үлсәм иде, дип хыялланды. Мин андый кешеләр рәтенә кермим. Элек ничек җырлап туеп була икән, шундый вакытлар да килеп җитәр микән, дип аптырый идем. Ул вакыт җитте. Яшь вакытта сәхнәдә җырлау ашау, эчу, сулау белән бер иде. Дөрес, кайчак, Казанда булса да, концертлар оештырырга кирәк, дип уйлыйм. Тамашачының сине элеккечә яратуын күрү, сизү рәхәт. Ләкин сәхнәгә элеккеге кебек теләк булмыйча чыгу шулай ук гаделсезлек булыр иде.

– Халыкның хәтере кыска: озак күренми торсагыз, онытырга да мөмкин.
– Белгәннәре онытмый инде аның, ә сине тыңлап үсмәгән буын белмәячәк тә, кызыксынмаячак та. Андыйлар да үсеп җитте. Бу җәһәттән үземдә дә гаеп бар. Радио-телеве­диениедә чыгышлар сирәк. Элеккеге бөтен концертларны туплап, цифрлаштырырга ниятлим. Телевидениедә минем бер сольный концертның да язмасы юк икән. Чыннан да, бик күп фактларны халык белми. Әйтик, мин 1987 елдан 1995 елга кадәр Опера театры солисты идем. Бу хакта син дә белмисең әнә. Туксанынчы елларда үзгәреш­ләр башланды, милли кадрларның кирәге калмады. Ул вакытта эстрадада да эшли башлаган идем инде, шуңа опера сәнгатеннән китәргә булдым. Баксаң, миннән соң әлеге театрга бер татар җырчысы да алынмаган икән. 1987 елдан бирле бит бу!

– Филүс Каһиров эшли бит.
– Филүс Каһиров – нәкъ менә опера юнәлеше өчен менә дигән җырчы. Ләкин аның белән берничә опера спектакле өчен генә килешү төзеделәр. Кызганыч, театрда чакырылган солистлар гына эшли.

– Популярлык гаиләгә ничек тәэсир итә? Уңай ягы күбрәкме, тискәресеме?
– Яшь вакытта тискәре ягы күбрәк булды. Чөнки концертлардан кайтып кермисең. Шул чакта хатының нинди генә уйлар кичерми. Синең хакта нинди генә сүзләр йөрми. Болар барысы да үткәндә калды, бүген – тынычлык. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Вакытында җырларга, вакытында китә белергә кирәк.

– Гаилә нык булсын өчен, хатын-кыз нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Барыннан да бигрәк түземлек һәм бер-береңә ихтирам булу кирәк. Бу һәр ике якта булырга тиеш. Мәхәббәт – вакытлы нәрсә ул. Хисләр сүрелә, ихтирам кала.

– Иҗатта хатыныгызның роле нинди?
– Иҗат, хатының аңламаса, бармый. Хатыныма сабырлыгы өчен җыр белән генә түгел, чын һәйкәл дә куяр идем әле. Аңлаганы, түзгәне өчен рәхмәт аңа. Яшь чакта төрле хәлләр була, әмма миңа һәрвакыт гаилә яшәү мәгънәсе булды.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү