«Зебра» буенча юл аркылы чыккан җәяүлене бәрдергәннәр

Узган төндә Казанда 32 яшьлек «БМВ» шоферы «зебра» буенча юл аркылы чыккан җәяүлене бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән җәяүле урын да ук һаләк була. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итә.

» 23.00 сәгатьләр тирәсендә Гаврилов урамында 32 яшьлек «БМВ» шоферы, тиешле тизлекне сайламыйча, көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча хәрәкәт итүче 26 яшьлек ир-атны бәрдергән», — дип аныкладылар ЮХИДИгә.

Җәяүле  «Ашыгыч ярдәм» табиблары килгәнче вафат була.


Фикер өстәү