«Зенит»ка 40 миллион еврога футболчы алганнар

«Барселона» ның ярымсакчысы «Зенит»ка күчте. Бу Халктан соң Россия футболы тарихында иң кыйммәтле трансфер.


ФОТО: https://www.instagram.com/malcomoliveira_97/

«Зенит»лылар бразилияле Малкомны якынча 40 миллион еврога бәяләгәннәр. Моңа өстәп футболчының тагын 6,5 млн евро хезмәт хакы да булачак. Бу хакта кайбер ММЧ хәбәр итә. «Барселона» өчен егет бер елга якын уйнады. Бу вакыт эчендә егет кырга нибары 24 тапкыр чыкга, һәм 4 гол кертә — коры статистика менә шундыйрак. Бәлки Питер клубында бразилияле үзен яхшырак күрсәтер. Тиздән бит Чемпионнар лигасы…


Фикер өстәү