“Җепшеклек”кә – бер адым | Фикер

Үткән якшәмедә ил халкының билгеле бер өлеше субъект җитәкчеләре – губернаторларны һәм өлкә, республика закон чыгару органнарына депутатлар сайлады. Илкүләм тавыш бирүдән нинди сәяси нәтиҗәләр ясарга була? Без әле кая барабыз? Республикабызның яңа парламенты Россиягә күпсанлы политологлар юраган үзгәрешләргә әзер торырлыкмы?

Без әле һаман да заманында Вячеслав Сурков гамәлгә керткән, соңгы араларда искә бик алынмаган “суверен”, башкача әйткәндә “идарә ителешле демократия” шартларында яшибез. Шуңа күрә дә кайбер “озын телле” сәясәтче, аналитикларның сайлауларны да “идарә ителешле сайлау” дип атавына гаҗәпләнәсе түгел. “Демократия” сүзе алдыннан аныклагыч сыйфат кулланылганда,“сайлау” кәлимәсе алдыннан да нидер булырга тиештер. Ә чын, классик демократиянең асылы, беренче институты булган йөз процентка ирекле, гадел сайлауларга без барыбер ирешәчәкбез. 8 сентябрьдә булып узган илкүләм тавыш бирүдә дә күпмедер микъдарда “җепшеклек”кә адымнар шәйләнә бит.

Моны исбатлау өчен, үзебездәгедән бигрәк Мәскәү шәһәр Думасына узган сайлауларны сүтеп җыясы килә. Чөнки башкаладагы кәефләр – илдәге вазгыятьнең векторын, иртәгесен күрсәтүче индикаторларның берсе. Провинция, төбәк халкы күндәм, тыйнак, өркүчәнрәк булганда, тук башкалада корсак кайгысыннан читтәрәк торганнар, уйлый, хәлгә объектив бәя бирә белгәннәрнең күбрәк булуы зур сер түгел бит. Мәскәү халкының чаярак өлеше, беренчедән, хакимият тәкъдим иткән кандидатлар белән баштан ук килешмәде. Икенчедән, ул, август буе барган урам каршылыкларының бәйсез кандидатларга теркәлү китермәвен дә күрде. Башлап йөрүчеләрне, урам чуалышлары оештыруда гаепләп, берничә елга ирекләреннән мәхрүм итү дә – андагы халыкның күз алдында. Нәтиҗә нинди? Шушы хәлләрнең шаһиты булган 12 миллионлы мегаполис, аның зур өлеше “сайлау” дигән чарага артын куйды: катнашу – барысы 21,7 процент. Тормыш дәрәҗәсе буенча Европа шәһәренә тиң Мәскәү, аның халкының: “Андый сайлаулар үзегезгә булсын”, – диюе булмадымы бу?

Әмма һәр биш сайлаучының берсе генә участокларга килгән тәкъдирдә дә андагы сайлауда алгарыш сизелә. Беренчедән, закон чыгару органына хакимияткә елышмаган оппозиция – “Яблоко” партиясе депутатлары узган. Алар – 4 кеше. Әйтергә кирәк, бу – зур көч. Әлеге фирка башкала Думасы трибунасын беренче башлап илдәге сәяси тоткыннарны азат итү өчен файдаланачагын белдерде. Әйе, җәмәгать, башны комга тыгып, андый кешеләр бездә юк, дияргә ашыкмыйк. Алар бар һәм бу хәл – бер үк вакытта илдәге бүгенге режимга диагноз да. Тоткыннарны санап чыкканда да ярар иде, тик бу язманың максаты ул түгел…

Икенчедән, 45 кешелек Мосгордуманың 13 кәнәфиен сентябрьдән КПРФ вәкилләре биләп торачак, бу юлы алар 8 кешегә артык. Беренче тапкыр башкала парламентына “Гадел Россия” вәкилләре үтү дә игътибарны җәлеп итә. Калган урыннар – “Бердәм Россия”неке. Кыскасы, бүген без: “Мәркәз кала Думасы – Ходай кушып, чын парламентка якынлашу юлында”, – дип әйтә алабыз кебек.

Демократия “суверен”, сайлаулар “идарә итешле” булганда, оппозиция дә үзенчәлекле булмый кала алмый. Аның Дәүләт Думасында утырганы (КПРФ, ЛДПР, СР) – системалы саналганы бар, “Яблоко”, “Парнас” кебек системасызы, ярым яки бөтенләй тыелганнары да юк түгел. Тик без шуны онытмыйк: бар яктан да үрнәк, чәчәк аткан мәмләкәтләрдә гади кагыйдә яши һәм “бишле”гә эшли: бүген син – оппозиция, ә иртәгә – хакимият. Һәм киресенчә, бүген – хакимият, иртәгә – оппозиция. Бу – демократия генә түгел, диалектика да. Иртәме, соңмы безгә дә шуңа җитәсе. Чөнки алышынып тормаган хакимият мүкләнә башлый, чынбарлыкны кулдан ычкындыра, дилбегәне төшермим, дип, илне “туңдырырга” мәҗбүр була. Алгарыш теләгәндә, андый схемадан мөмкин кадәр тизрәк котылу зарур…

Яңа чакырылыш республика Дәүләт Советын сайлау нәтиҗәләренә килгәндә, аны да мәгълүм интернет-басма, аз-маз киная белән, “Разгул демократии” дип атады. Чөнки парламентыбызда хәзер – биш сәяси фирка. Дүрт партия аз санлы булган җәһәттә дә бу – яхшы фал. Тик әйтәсе килгән төп фикер башка тарафтан иде. Миңа калса, яңа парламент, илдә көтелгән үзгәрешләр фонында күпмедер тешле, үссүзле, бераз гыйсъянчырак та булса иде. Президентыбыз, милләт, тел, республика мәнфәгатьләрен яклаганда, кызыл Кирмән ягына карап, аяк тибеп кычкыра алмый. Вертикаль шартларында аның куллары бәйле. Ә парламент үз сүзен кистереп әйтә, бик кирәк вакытта тәртәгә дә китереп тибә ала. Анысы да кирәк. Чөнки Мәскәү көчлеләр белән генә исәпләшә. Юашларны биредә тиз басалар.


Фикер өстәү