Урман хуҗалыгына яшь белгечләр кирәк

Мәктәп тәмамлаучыларны Лубян урман-техник көллиятенә чакыралар, балаларны кечкенәдән табигатьне сакларга өйрәтәләр. Күп кенә мәктәпләрдә урманчылыклар эшли.  Бар да бар, тик акча юк икән. Баксаң, бүген республикада урманчының уртача хезмәт хакы – 18 мең сум!  Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та бу проблеманың иң четерекле икәнен яшерми.

– Киләсе елдан Президент ярдәме белән урман хуҗалыгында эшләячәк яшь белгечләргә акчалата ярдәм буенча программа старт алачак. Лубян урман-техник көллиятен һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаган яшь белгечләргә эшкә китәр алдыннан  150 меңнән 300 мең сумга кадәр акча биреләчәк. Бу бер генә тапкыр бирелә торган сумма яңа эшли башлаган кешегә бик зур ярдәм булачак”, –  диде ул Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.

Урманчыларның хезмәт хакы аз булгач, министрлык квартал саен премия акчалары бирергә дә җаен таба  икән.  Ел саен дәүләт заданиесе буенча килә торган субвенциялар дә артачак. Инде бүгеннән министрлык урман хуҗалыгында эшләргә теләге булган 20ләп кешене алу мөмкинлеге барлыгын да җиткерде.

Кадрлар мәсьәләсендә барлык районнарда да кытлык икән. Шуңа күрә дә “Экология” илкүләм проекты кысасында вазгыятьне яхшыртмакчылар.  Бу, әлбәттә инде, белгечләр белән генә чикләнми. Янгынга каршы тору өчен техниклар санын арттыру, республиканың тагын ике районында – Түбән Кама һәм Нурлатта янгынга каршы химик станцияләр төзү кебек бурычлар да куелган. Урманнарны сигез ел буе янгыннан саклап килүләре бу өлкәдә эшли торган хезмәткәрләрнең үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаруларын күрсәтә. Министр да, ут чыгуның сәбәбе кешенең үзенә бәйле, ди. “Шаярып кына сызган бер шырпы да күпме бәла китерергә мөмкин. Аеруча май аенда коры үлән тиз яна. Безнең республикада урманчылар янгынга каршы торуга нык әзерлекле. Башка төбәкләрдә урман янганда, бездә юк, дип сөйләгәндә,  мин өч тапкыр тактага сугып куям. Янәсе, була күрмәсен”, – ди Равил Афраимович, уенын-чынын бергә кушып.

Агачларны саклау, картайганын кисү белән беррәттән яңасын утыртырга да онытмыйлар. Быел 5 – 12 октябрь көннәрендә  республикада “Урман атналыгы-2019” табигатьне саклау акциясе узачак. Аның кысасында 300 гектар мәйданда 1,5 млн агач үсентесе утыртылачак. Төп агач утырту өмәсе 5 октябрьдә узачак. Акциядә агач утырту, урман фонды территориясен чистарту, ял урыннарын төзәтү, җыештыру, машина юллары кырыенда өстәмә аншлаг һәм баннерлар кую, урман үсентеләре орлыкларын җыю күздә тотыла. Шулай ук бу көннәрдә мәктәпләрдә экология дәресләре үткәреләчәк.  Быел чыршы-наратлар гына түгел, имән, каен кебек яфраклы агачлар да утыртылачак. Министр теләге булган барлык кешене бу чарага кушылырга чакырды. Быел әлеге акция Казан читендә өч мәйданда оештырылачак. Биектау районының Сосновка һәм Колсәет, Питрәч районының Иске Шигали авылы янында агач утыртырга мөмкин булачак.

Министрдан,  утырткан агачларның барысы да үсеп китәме, дип  тә сорадылар.  “97 проценты яхшы үсә, бик сирәге генә һәлак була, әмма без аны яңадан алыштырып утыртабыз, – диде ул. – Парк-скверларда үсеп китә алмаган агачлар белән бутамагыз, аларны караучы юк”, – дип тә өстәде. Утырткан шәпкә аларны урманчылар тәрбияләп торса да, аннан соң агачларны шул җирнең хуҗасы карарга тиеш икән. “Әллә оныталар, әллә теләмиләр”,  – диде министр бу җәһәттән.

16 сентябрьдән “Татарстанның чиста урманнары” дигән акция дә башланып китәчәк. Монда инде утыртасы түгел, урман эчләрен тәртипкә китереп, андагы чүпләрне җыясы була.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү