Җир кишәрлеге сатып алам дип 600 мең сумыннан колак каккан

Чаллыда бер ханым, интернетта җир мәйданын сатып алырга теләп, 600 мең сумнан колак каккан, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

«Узган ял көннәрендә Яр Чаллыда яшәүче 65 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итте. Ул интернетта участок сату турында белдерү таптым, дип сөйләде. Сатучы пенсионердан залог кертүне сораган һәм счет реквизитларын атаган», — дип хәбәр итәләр полициядә.

Нәтиҗәдә, ул җинаятьчегә зур күләмдә акча күчергән һәм соңнан сатучы белән элемтәгә керә алмаган.

Әлеге факт буенча караклык турында җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү