Җылы һава торышы кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

11 һәм 12 сентябрьдә Татарстан антициклон үзәгендә булачак, шуның аркасында җылы һәм коры булачак. Явым-төшемнәр пәнҗешәмбе кичен генә мөмкин — ул вакытта атмосфера фронты Татарстанның көнбатыш районнарына якын булачак. Төнлә һава температурасы +4..+11 градуска кадәр төшәчәк, көндез +18…+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җомга һәм шимбә көнне, 13-14 сентябрьдә, яңгырлар яву ихтималы артачак. Элеккечә җылы булачак: термометр баганалары төнлә +8…+13кә кадәр төшәчәк, ә көндез һава +19…+25 градуска кадәр җылыначак.

 


Фикер өстәү