“Җырлап яшәгәнгә, 108гә җитте”

Республиканың иң өлкән кешесе – Анна Емельянова Биектауда яши. Моннан бер атна элек 108 яшен тутырган әби үзен бик әйбәт хис итә. Авырыйм дип тә зарланмый, тамагына да ашый, хәтере дә яшьләр көнләшерлек. Колагы гына начар ишетә. Әле бүген дә үзен котларга килгән кешеләрнең һәркайсына ихлас рәхмәтен әйтеп, хәерле озын гомер теләп кала.

Әбинең туган көне атна буе дәвам итә икән. Насыйп булгач, “ВТ” хәбәрчесе дә эләкте бәйрәмгә. Район җитәкчеләре килеп китәргә өлгергән, кунакларны озатып, кабат чәй эчәргә утырган вакытларына барып кердек.

Анна түти 1911 елда дөньяга килә. Ул чакта алар Биектау районының Каймар авылында яшиләр. 1932 елда Казан егете Семенга кияүгә чыга. Емельяновларның бәхетләрен түгәрәкләп, иң элек уллары туа. Тик сабый кыска гомерле була. 7 ае тулганчы үлеп китә. Аннан соң тагын кызлары дөньяга килә. Монысы инде яшәр, дип сөенәләр. Тик ул сабыйның да гомере булмый. Кызчык 5 яшендә якты дөньяны ташлап китә. Аның ни сәбәпле вафат булганын да белмиләр. Бары тик аннан соң туган улы Геннадий һәм кызы Раиса гына озак яши. Улы моннан биш ел элек 76 яшендә вафат булса, кызы 85 яшен тутырган инде. Әнисе кебек озын гомерле булырга хыяллана. “Безнең нәселдә хатын-кызлар озак яши”, – ди ул. Әбекәй янында кыз – кунак кына. Анна түти килене Антонина тәрбиясендә яши икән. Килен дә, аңлашылганча, яшь түгел – озакламый 80не тутыра.

30 яшендә тол калса да, башка кияүгә чыкмаган йөзьяшәр әби. Ире Семен яу кырында ятып калган. Кайда ничек һәлак булганын белмиләр – хәбәрсез югалган ул. Дөрес, 1942 елда аларга билгесез кешедән хәбәр килә. “Семен башка хат язмаса, аны исән дип көтмәгез. Ул Ржев шәһәре тирәсендә каты яраланган иде. Ярдәм күрсәттек, әмма шунда калдырырга туры килде. Аннары ни булганын белмибез”, – диелә хатта.

Көтәр кешесе калмагач, Анна түти гомерен балаларына багышлый. Башы белән эшкә чума. Башта терлекләр карый, аннан басуда эшли. Кыскасы, нинди эш кушалар, шунда бара. Пенсиягә чыкканчы, “Родон” оешмасында эшли.

– Әнинең гомере озын булу – Ходайдан. Бездә, “Родон”да эшләгәннәр кыска гомерле була, диләр иде. Әнигә озын гомер насыйп булган менә. Аерым ашамый, гомерне озайтам дип физик күнегүләр ясамый, шөкер, яши бит, – ди кызы Раиса. – Тормыш чыныктырды аны. Әнинең күргән хәсрәтләрен сөйлисебез килми. Кайгы арты кайгы килеп торды. Әмма ул аны җиңде. Сөенсә дә, көенсә дә, кычкырып җырлар иде. Хәсрәте авыррак булган саен, катырак кычкырып җырлады. Еламады да ул. Сабырлыгы, тормышны яратуы өчен Ходай гомер белән бүләкләгән аны.

Сүзгә килене кушыла. “Әни белән бергә картайдык инде. Әмма бер дә зарланмыйм. Рәхәт яшибез. Ул дуласа, мин дәшмим генә. Сүзгә килмәс өчен, чыгып торам. Аныкы түгел, үземнең дә холык үзгәрде инде. Яшь барган саен, көйсезләнәбез бит, – ди Антонида ханым. – Каенана белән торучыларга алтын киңәш: тыңлый белергә кирәк! Бары шулай итсәң генә, яшәп була.

Шул чакта сүзгә туганнары Татьяна кушыла. “Безнең апа белән торган өчен Антонидага һәйкәл куярга кирәк. 57 ел бергә яшиләр. Ник бер тавышланганнарын ишетик. Матур яшиләр. Кеше үз анасын да болай тәрбияләми. Хәтта никахта да шулай озак яшәмиләр хәзер, – ди ул. – Без аңа чиксез рәхмәтле. Килеп керсәң, табын әзер, ризыгы пешкән, иң мөһиме – апа кадер-хөрмәттә. Яшь баладай карый. Ашата да, эчертә дә, йоклаганын да саклап тора”.

Болай яхшы тәрбия булгач, әле Анна Ивановна озак яшәр, диләр туганнары. Тик әбекәй үзе генә кайчак: “Үләр вакыт җитмәгәнме икән әле? Озак торылды”, – дип куя икән. Картлыгын төрлечә уздырган өлкәннәр бар. Ә менә Анна түтинеке күпләр көнләшерлек. Бала игелеге, оныклар бәхете, якыннарның кадер-хөрмәте шушы буладыр инде ул.

САН

Татарстанда яше 100дән узган 183 кеше гомер кичерә. Шулардан 168е – хатын-кызлар. Республикадагы иң өлкән ир-ат Әлмәт районында яши. Нәгыймулла бабай киләсе атнада 103 яшен тутырырга җыена. Росстат мәгълүматларына караганда, илдә яше 100дән узган 20582 кеше исәпләнә. Шулардан 14687е – хатын-кызлар.

 

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү