Ни сәбәпле Казанда метро янында вакцинацияләү пунктлары ябыла?

Иртәгә, 17 сентябрьдә, һава торышы начарлану сәбәпле, Казанның метро станцияләре янында урнашкан грипптан вакцинация пунктлары ябылачак. Моның турында сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мобиль пунктлар эшләгән вакытта 6500дән артык казанлыга вакцина ясалган. Узган ел прививка станцияләре эшләү дәверендә грипптан 10 меңнән артык кеше сакланырга өлгергән. Әмма узган ел яхшы һава торышы аркасында мобиль пунктлар озаграк эшләгән була.

Бүген шәһәр халкы Казан метросының Авиатөзелеш, Яшьлек, Кәҗә бистәсе, Имәнлек, Җиңү проспекты, Тукай мәйданы станцияләрендә прививка ясатырга өлгерәчәк әле.

Ә инде иртәгәдән үк Казанда яшәүчеләр бары тик ММИ полисы беркетелү урыны буенча сырхауханәләрдә генә грипптан вакцинация уза алачаклар.


Фикер өстәү