“Миңа фатирымны кайтарырга ярдәм итсәгез иде…”

“Сезгә Казан шәһәренең Юлиус Фучик урамында яшәүче, картлык көнендә бер ярдәмчесез калган, таяныр кешесе булмаган Анна Абдуллина яза. Быел март аенда паспортым югалды. Миңа инде 77 яшь. Документ артыннан үзем генә йөри алмыйм, танышларымнан паспорт алырга булышуларын сорадым. Алар каршы килмәде. ЖЭУга барып, выписка алдык. Шул чакта миңа: “Сез фатирыгызда пропискада гына торасыз. Хуҗа – башка кеше”, – диделәр. Бермәлгә өнсез калдым. Хәзер исә суд юлларын таптарга туры килә. Ничек алданганымны да сизмәдем. Миңа фатирымны кайтарырга ярдәм итсәгез иде”.

Анна Абдуллина

“Мине кызык иткәннәр”

Якыннары аны Анна түгел, Әминә дип йөртәләр икән. Без дә шулай дип эндәштек.

– Көтелмәгән бу яңалыктан соң теркәү палатасыннан белешмә алырга туры килде. Кәгазьләрдән күренгәнчә, ирем үлеп 19 көн узгач, торагымның яртысын Альберт Сәләховка бүләк иткәнмен икән. Ә ул 2011 елның 6 июлендә кызы Эльвинага бүләк иткән, – ди Анна-Әминә апа. – Ул вакытта торагымны кемгәдер бирү хакында башыма да килмәде. Торагымның калган өлешен 2009 елның 19 июнендә, имеш, 500 мең сумга Альбертка сатканмын. Яшермим, ул акча миңа почта аша килде. Әмма мин белешмәгә кул куймадым, акчаны алмадым. Ә Сәләховның адвокаты судка акча күчерү турында кәгазь алып килеп күрсәтте. Ул вакытка бу фатирда 20 ел яшәгән идем инде. Аны кемгәдер сатып, бүләк итеп, ник дип тормышымны таркатыйм, ди. Үз акылымда бит әле мин! Ни өчен Альберт белән бәйләндемме? Мин аның әнисе белән бергә эшләдем. Ирем үлгәч, ул миңа, әйдә, улым сине карасын, опекуның булып торсын, дип әйтте. Мин ризалаштым. Дус хатынымның сүзләренә ышандым. Алар мине, опекунлык рәсмиләштерәбез дип, каядыр алып барды. Ниндидер кәгазьләр әзерләделәр, мин шунда кәгазьләргә имза салдым. Кул куйдыручы татар кызы иде, апа, бу  опекуның сине гомер буе карап торачак, диде. Аның сүзләре дә ышандырды. Әле бит аларга ышанып, социаль яклау бүлегеннән килгән кызларны борып җибәрдем. Чынлыкта исә Альберт миңа бернинди дә опекун булмаган.

“Русча сөйләшә алмыйм”

Әминә апа бу хәлләрне белгәч, прокуратурага гариза яза. Шуннан соң аңа Альберт та шалтырата.

– Әминә апа, нәрсә эшләдең син, бу хәлне ишеткәч, ике төн йоклый алмадым, дип зарланды. Имеш, фатирны сату-алу турындагы документка үзем кул куйганмын икән. Яшермим, соңгы өч елда ул коммуналь хезмәтләр өчен килгән сумманың  яртысын түләп барды. Ә соңгы өч айда бөтенләе белән түләде. Элек исә счет-фактуралар белән акча да биреп җибәрә идем. Әмма кәгазьләре миндә булмагач, үзем түләгәнне раслый алмыйм, – дип сөйли Әминә апа. – Прокуратурага язган җавабында өйгә җиһаз алып килгәнен, телевизор куйганын, кер юу машинасы урнаштырганын әйткән. Минем үз җиһазларым да җитәрлек иде. Кеше әйберенә мохтаҗ булмадым. Судта кыенлыклар күп. Нигәдер Альберт судка үзе йөрми. Адвокаты гына килә. Күзләренә карап сөйләшәсе, сорыйсы сүзләрем күп. Мин русча белмим, адвокат татарча аңламый. Менә шулай аңлашылмаучанлык килеп чыга. Кайчак шаккатам,  безнең өйдәгене чит кеше сөйләргә маташа. Ә  ул аны килеп күрмәгән бит.

“Туганнар юкка чыкты”

Әминә апа яшәгән фатир мактанырлык хәлдә түгел. Күптәннән ремонт ясалмаган. Биредә хәтта сулыш алуы да кыен. Бер бүлмәдә квартирант егет тора икән. Анысы өйдән чыкмыйча гына тәмәке тарта.

– Ул егетне кертүгә каршы идем. Кызлар кирәк  дигәч, Альберт риза булмады. Мин гел командировкада йөрим, сине ул егет карап торачак, дип аңлатты. Альберт опекун булгач, туганнарым да юкка чыкты. Без хәзер аралашмыйбыз. Мин бит чынлап та кеше ярдәменә мохтаҗ идем. Күзләрем сукырайды. Ярый әле, күршеләрем операциягә алып барды. Хәзер бар нәрсәне күрәм, өйдәге тәртипсезлеккә дә, пычраклыкка да эчем поша.

Табиблар Әминә апага операциядән соң күзләренә дару салып торырга кушкан. Күршеләре ярдәм итә. Көненә җидешәр мәртәбә дару бирәләр. Ашарына да пешереп китерәләр. Мәрхәмәтле күршеләренә Әминә апа рәхмәт укый.

– Хәзер уйлыйм-уйлыйм да, ярый әле паспортым югалган, – ди ул. – Әгәр аны эзләп йөрмәсәм, үз фатирымның кешенекенә әйләнгәнен  белми дә калыр идем. Тик менә дөреслекне каян табасы?

Әминә апаны судларга озатып йөрүче ханым исемен язмавыбызны үтенде. Киләчәге өчен курка:

– Дөнья хәлен белеп булмый. Гаиләм, балаларым бар. Начарлык эшләмәсәләр ярар иде дип борчылам. Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә бардык. Ул эшне контрольгә алырбыз, фатирдан квартирантны да чыгарырбыз, диде. Алга таба ни булып бетәр – әлегә билгесез.

Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская чыннан да Анна Абдуллина язмышыннан  хәбәрдар булып чыкты.  Эш бик катлаулы диде ул.

– Хәзерге вакытта алданмаган кешене табу кыен. Статистика буенча мошенниклар капкынына олы яшьтәге һәм артык ышанучан кешеләр эләгә. Фатирлары да булса, алар белән кызыксынучылар тагын да арта. Без моны үзебезгә ярдәм сорап килгән кешеләрдән чыгып әйтәбез. Моңа охшаш мөрәҗәгать белән елына  15-20 кеше килә. Күбесенең  үз балалары, оныклары, якын кешеләре тарафыннан алданганнары ачыклана, — диде Сәрия Сабурская.

Шулай да алдалау факты ачыкланса, Анна Абдуллинаның  үз фатирының ярты өлешен кайтара алу мөмкинлеге бар икән.

 Рәхмәт ишетәсе урынга…

Бу хәлләргә ачыклык кертер өчен, Альберт Сәләхов белән дә элемтәгә кердек. Очрашып булмады, башка шәһәргә командировкага киткән, тиз генә кайтмый икән. Телефоннан гына сөйләшә алдык.

– 10 ел буе Әминә апаның квартплатасын түләп барам. Ул миңа беркем дә түгел бит. Әнинең дусты булган өчен генә аралашам. Элек күзе дә күрә иде. Мин аны кызганып, ярдәм итмәкче булдым. Фатирында исерекләр җыелып ята иде. 7-8 мәчесе дә бар иде. Әллә нинди куркыныч хәлләр була, ишетеп торабыз бит. Кешелектән чыкмасын дип,  ярдәм кулы суздым.  Хәзер инде минем өстән судка йөри башлагач, күрәсем дә, ишетәсем дә килми. Оятсыз кеше икән ул, – ди Альберт. – Квартирантны да үзе кертте. Фатирының ярты өлешен башта бүләк итте, аннан соң яртысын үзе бирде. Акча бирмәкче идем. Хәтта җибәрдем дә. Әмма ул аны алмады. Нишләтим соң? Үз туганнары да баш тартканда, мин аны якын иттем. Ирен җирләгәндә булыштым, улы үлгәч тә ярдәм иттем.

Альберт Әминә апа хакында тыныч кына сөйли алмый.

– Очрашып, барысын да аңлатыр идем, әмма мин гел юлда, – ди. – Хәзер менә кемнәргәдер ияреп, дөреслек эзләп йөри. Сөйләсәң, күп инде ул. Әмма мин яхшылыкка начарлык белән кайтарганына аптырыйм. Үз гөнаһы үзенә булсын.

Ике якның да үз фикере һәм дәлилләре бар. Әлегә исә алар судтан җавап көтә.

 Ләйсән Бикташева, риэлтор:

– Мондый хәлгә калмас өчен игътибарлы булырга кирәк. Әгәр кеше фатирын югалтудан курка икән, теркәү палатасына барып, миннән башка бернинди сату-алу эшләмәскә, дигән гариза язып калдырырга тиеш. Шулай булганда, ул закон тарафыннан яклана. Ә бу очракта кемнедер яклап, кемнедер сүгеп булмый. Икәү сөйләшкәннәр, килешкәннәр. Шуңа күрә ниндидер кәгазьгә кул куйганчы, кат-кат уйларга кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү