Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

Әлмәт районы шәһәр Советының 43 нче утырышында шәһәр башлыгы итеп Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов сайланды. Аның өчен 25 депутат тавыш бирде. Бу хакта муниципаль берәмлек башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Тимур Нагуманов, шәһәр Советы депутатлары, шәһәр прокуроры, район Советы һәм Башкарма комитетның җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында узды.

Әлмәт шәһәре башлыгы вазифасына Тимур Нагуманов кандидатурасын депутатлар, «Алнас» заводының башкарма директоры Илдар Хәйруллин һәм башкалар хуплады. Тимур Нагуманов яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан сайланды.

Тимур Нагуманов коллегаларына ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте, ант кабул итте һәм шәһәр халкының иминлеген яхшырту, аларның хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен бөтен көчен куярга вәгъдә итте.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү