Әлмәттә Тукай һәйкәленең бер өлешен урлаганнар

Әлмәт шәһәренең Ленин урамында Габдулла Тукайга куелган һәйкәленең бер өлешен урлаганнар. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр.

«Тукай һәйкәленең бер өлеше — Шүрәле скульптурасын урлаган кешеләрне күрүчеләрне эзлибез», диелә бу хәбәрдә.

«Бу турыда белгән, күреп торган кешеләрне элемтәгә чыгуларын сорыйбыз. Сезнең ярдәмгә өметләнәбез. Бу скульптура безнең шәһәр өчен зур әһәмияткә ия «, дип мөрәҗәгать итәләр Әлмәт паблигында.

Скульптура «Бу кап-кара урманда…» дип атала. Аны былтыр ясаганнар. Габдулла Тукай бара торган велосипедның алгы тәгәрмәчендә Шүрәле утыра торган булган


Фикер өстәү