19 октябрьдә татарча диктант язабыз!

Бөтендөнья татарча диктант язу көне билгеле булды. “Татарча диктант – 2019” 19 октябрь 13:00 сәгатьтә башланачак. Хәзерге вакытта “Татарча диктант”ны оештырырга теләүчеләр белән эш бара. Бу хакта «Татарча диктант» Вконтакте төркемендә хәбәр ителә.

“Татарча диктант” быел дүртенче тапкыр уздырылачак. “Әлегә диктант яздырылачак мәйданчыклар билгеле түгел. Быел тагын да күбрәк кеше катнашыр дип көтәбез”, — дип сөйли акциянең оештыручысы Ләйлә Гайнуллина.

Һәркем үз төбәгендә, шәһәрендә, авылында яки мәктәбендә әлеге чараны үткәрә ала. Оештыручы булырга чит илдә, Россия буенча, Казанда һәм Татарстан районнарында “Татарча диктант — 2019”ны үткәрергә теләгән кешеләр чакырыла.

Тулырак мәгълүмат белән чараның ВКонтакте төркемендә танышырга мөмкин — vk.com/wall-130265708_325

 

 


Фикер өстәү