2020 елда минималь хезмәт хакы ничә сумга арта?

2020 елда минималь хезмәт хакы күләме 850 сумга артып, 12 мең 130 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Хөкүмәт утырышында РФ премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте дип яза ТАСС.

«Хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турындагы закон проектын карыйбыз, — диде Медведев. — Киләсе елда минималь хезмәт хакы 850 сумга артачак һәм 12 мең 130 сум тәшкил итәчәк».

Медведев искәрткәнчә, ел саен минималь хезмәт хакы күләме узган елның икенче кварталы өчен 100 процент күләмендә билгеләнә.

 


Фикер өстәү