Студентлар өчен белешмәне ел саен тапшырыргамы? | CОРАУ-ҖАВАП

Мин – икенче ел пенсиядә. Көндезге бүлектә укучы студент улым бар. Аның өчен пенсиягә өстәмә түләнә. Ул хакта белешмәне Пенсия бүлегенә ел саен тапшырыргамы?

Саимә Сираҗиева.

Сорауга Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлегеннән җавап бирделәр.

– Картлык һәм инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе, шулай ук туендыручысын югалтканлыктан пенсия алучылар, алар карамагында укучы бала булса, ел саен, уку елы башында Пенсия фондына белешмә тапшырырга тиеш. Ул пенсия түләүне дәвам иттерү һәм иминият өлешенә өстәмә билгеләү өчен кирәк. Бу 18 яшькәчә бала һәм уку йортларында көндезге бүлекләрдә укыган 23 яшькә кадәр студент тәрбияләгәннәргә кагыла. Уку йортының дәүләтнеке яки коммерцияле, белем алуның түләүле яки бушлай булуы мөһим түгел. Студент көндезге бүлектә укуын ташлый икән, ул турыда икенче көнне үк Пенсия бүлегенә җиткерү кирәк. Моны эшләмәгән очракта җыелып килгән сумманы закон нигезендә кире кайтарырга туры киләчәк.


Фикер өстәү