Авиаташучылар авиабилетларга бәяләр арту ихтималы турында хәбәр итте, дип яза «Говорит Москва».
Һава транспорты эксплуатациячеләре ассоциациясе башкарма директоры урынбасары Борис Шокуров фаразына караганда, бәяләр узган ел белән чагыштырганда 9-10 процентка артачак.
Авиабилетларга бәяләр арту авиакеросинга бәяләр арту белән бәйле, дип искәртә ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat