Казанда җәмәгать транспорты тукталышларындагы мәгълүмат таблолары көне буе диярлек эшләмәячәк

Казанда җәмәгать транспорты тукталышларындагы мәгълүмат таблолары электрны планлы рәвештә өзү аркасында бүген эшләми, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Казанның диспетчерлык идарәсенең автоматлаштырылган системасы һәм пассажир транспортының имин эшләвен тәэмин итү 20 сәгатькә кадәр эшләмәячәк. Бу вакытка кадәр транспортның килү вакыты таблода күренмәячәк.

Электр энергиясе тапшырганнан соң табло янә эшли башлаячак.


Фикер өстәү