Сайлауда катнашкан кешеләргә махсус беләзекләр тапшырылачак

Казанда 8 сентябрьдә узачак Бердәм сайлау көнендә, сайлау участокларында буфетлар эшләячәк һәм концертлар узачак. Бу хакта ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин иглан иткән.

Татарстан башкаласында барлык сайлау участоклары да эшкә әзер, дип тә өстәгән спикер. Алар куркынычсызлыкны һәм өзлексез эшне тәэмин итү буенча тикшерүләрне узган.

«2019 елның 1 июленә Казанда сайлаучылар саны 914 мең 348 кеше тәшкил итә. Шәһәр территориясендә 461 сайлау участогы оештырылган, шуларның 34е-вакытлыча оештырылганнары», — дип аңлатты башкарма комитет Аппараты җитәкчесе.

Варакин бүгенге көндә республика башкаласы буенча кандидатлар исемлегендә 77 кеше булуын, тагын ике сәясәтнең суд карары буенча сайлаулардан алынуын искәртте. «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Справедливая Россия» һәм «Россия коммунистлары» сәяси партияләрдән 61 кандидат тәкъдим ителгән, ә калган 16сы-үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр.

Традиция буенча тавыш биргән Казан халкына сайлау участокларында җир өсте җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы бирә торган махсус беләзекләр таратылачак.


Фикер өстәү