Сөенеч: быел 1 нче сыйныфка 51 меңнән артык укучы барды

Быел Белем көнен икегә бүлделәр: берәүләр уку елын 1 нче сентябрьдә үк башласа, икенчеләр мәктәп бусагасын дүшәмбе көнне генә атлап керде. Бу мәсьәләдә әти-әниләр, укытучыларның гына түгел, хәтта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятовның да фикерләре кисеште. Беренчесе, Белем көнендә әти-әниләр дә балаларын мәктәп озата алачак дип сөенсә, икенчесенең берәүне дә ял көненнән мәхрүм итәсе килмәде. Ә балаларга аерма юк: алар, букчаларын күтәреп, аллы-гөлле чәчәкләр тотып, мәктәпкә атлады.

Актаныш, Алабуга, Апас укучылары Белем көненә тугры калса, Казан мәктәпләре укуны икенче көнне генә башлады. Хәер, 1 сентябрь көнне башкалабызда “Бала-сити” Кембридж халыкара мәктәбе ачылды. Анда 220 укучы белем алачак. “Бала-сити” күп телле бакчалар челтәре җитәкчесе Альбина Насыйрова әйтүенчә, укытучылар арасында Англия, АКШ, Испания, Германия, Франция мөгаллимнәре дә бар. Татар, урыс, инглиз телләреннән тыш, дүртенче телне испан, кытай телләре арасыннан сайлап алырга туры киләчәк. Теләгәннәр француз, алман телләрен дә өйрәнергә мөмкин. Мәктәптә татар телендә үткәрелүче чараларга да игътибар бирмәкчеләр. Җәй көне милли смена эшләячәк, танылган язучы, мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар үткәрергә җыеналар. Робот техникасы, фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнү күздә тотыла. Аны тәмамлаганнарга белем турында ике төрле документ тапшырачаклар. Берсе – Кембридж, икенчесе Россия аттестаты.

– Монда укыган балалар дүрт телне дә камил беләчәк. Бу – Татарстанның, Россиянең киләчәге, – дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Яңа мәктәпләрнең күбесен исә 2 сентябрьдә ачтылар. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда иң зур мәктәпне ачу чарасында катнашты. “Весна” комплексында урнашкан 185 нче лицей 1501 укучыга исәпләнгән. Быел анда 800 дән артык укучы белем алачак.

– Республикада мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирелә. Быел гына биш яңа мәктәп, өч янкорма тапшырылачак, 36 мәктәп төзекләндерелә. Сыйныф бүлмәләре, лабораторияләргә җиһазлар сатып алына. Укучыларга – уңышлар, укытучыларга – яңа ачышлар, әти-әниләргә тынычлык телим, – диде Алексей Песошин.

Башкалабыздагы икенче яңа мәктәп Рауис Гареев урамында калыкты. Күп профильле 186 нчы лицейның ачылышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

“Соловьиная роща” микрорайонында яшәүчеләр әлеге мәктәп төзелүне күптән көтте. Монда яңа йортлар төзелү сәбәпле, уку йортларына ихтыяҗ да бар. Спорт заллары, бассейны, белем алу өчен барлык мөмкинлекләре булган мәктәп бу, – диде баш педагог.

1224 урынга исәпләнгән “Перспектива” дип аталучы белем йортын төзү 1,2 миллиард сумга төшкән. Биредә барлыгы 1100 укучыны кабул иткәннәр. Инженерлык, медицина, педагогика кебек өч профиль юнәлеше эшләячәк.

Әлеге уку йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кунак булды. Анда ул Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев “Мәгариф” илкүләм проектына багышлап уздырган видеоконференциягә кушылды. Ил Премьер-министры белдергәнчә, быел ил мәктәпләрендә парта артына беренче тапкыр 2 миллионлап укучы утырачак. “Мәгариф” илкүләм проекты ярдәмендә бакча, мәктәпләр төзелә.

Проект һәр укучыга заманча шартларда белем алу мөмкинлеген булдыруны күздә тота. Без теләгәнчә, беренче сменада. Узган уку елында яңа укучылар саны 1 миллионга диярлек артты. Төбәкләргә федераль акча бүлеп бирелде. Шул ук вакытта күп кенә төбәкләр бакча, мәктәпләрдә урыннар булдыруны үз акчаларына хәл итә, – диде Премьер-министр.

Бу урында Рөстәм Миңнеханов илкүләм проект кысасында башкарылган эшләр белән таныштырды.

– Без әлеге проект буенча төзелгән 1224 укучыга исәпләнгән мәктәп янында. Янәшәмдә – укытучылар. Икешәр бассейны, спорт залы булган заманча мәктәп бу. Биредә 1 нче сыйныфка 11 параллель туплаганнар. Татарстанда быел уку елында 5 мәктәп, 2 янкорма төзелеп, 5 мең 700 урын булдырылды. Ел ахырына тагын икесе сафка бастырылачак. “Демография” илкүләм проекты кысасында 17 бакча төзелде. Ел ахырына тагын 10 сы ишекләрен ачачак. Барлыгы 5 меңнән артык сабыйга урын дигән сүз бу. Республиканың үз программалары да бар. Быел капиталь ремонт программасы кысасында 147 бакча һәм мәктәп төзекләндерелде. Мәгариф системабыз яңа уку елына әзер, – диде Президент.  

Дмитрий Медведев Казандагы яңа лицейда унбер беренче сыйныф булуына да берникадәр гаҗәпләнде. “Унбер сыйныф булгач, беренче м да буламы инде ?! Без укыганда б, в, г лар була иде, ләкин л, м?! Кызык!..” – диде ул.

Чаллыда яңа мәктәп ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мәгърифәт министры урынбасары Ирина Потехина мәктәпнең яхшы җиһазландырылуын, педагог кадрларның әзерлеген югары бәяләде. Анда педагогика университетының кафедрасы эшләячәк, яшь педагогларны гел укытып торачаклар.

Президент программасы нигезендә Татарстанда ел саен берничә мәктәп һәм бакча төзелә, бу – социаль сәясәт буенча дәүләт программалары уңышлы эшли дигән сүз. Ачылган мәктәпләр – барыбыз өчен дә зур вакыйга. Мондый мәктәпләр илдә аз. Яңа мәктәпнең, мәгариф традицияләрен дәвам иттереп, яңаларын салачагына ышанам, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы уку елы башлану белән Менделеевск укучыларын да тәбрикләде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү