“Кешеләр белән эшләргә, аларны тыңларга һәм ишетергә”
Яңа чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауга нибары берничә көн калып бара. “Бердәм Россия” партиясенең Югары советы бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, сайлау кампаниясенең ничегрәк узуы турында фикер алышу һәм алга таба эш планын төзү өчен, “бердәмроссияле” кандидатлар белән очрашты. Партия исемлеге башында торучы Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышын стратегик юнәлештә башлап җибәрде:
– Шактый ук катлаулы сайлау кампаниясенең финиш сызыгына якынлашканда, үзебез сайлап алган стратегия тормышка ашырыла, дип канәгатьләнү хисе белән әйтә алабыз. Сайлаучыларыбызның “Бердәм Россия”не хуплауларын күреп торабыз. Халыкның күңеленә хуш килмәгән, әмма бик кирәкле карарлар өчен җаваплылыкны үз өстебезгә алган бер мәлдә бит бу! Кешеләребез белән очрашуларда проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшәбез, аларның четерекле сорауларына җаваплар бирәбез.
Рөстәм Миңнеханов, әлеге сүзләр белән килешеп:
– Без – хакимият партиясе, – диде. – Шул ук вакытта казанышларыбыз гына түгел, кимчелекләребезнең дә барлыгын аңлап-белеп торырга тиешбез. Тик, булдырабыз да инде: биредә юл төзедек, тегендә ФАП корып куйдык, дип мактанышып кына утырырга тиеш түгелбез… Проблемаларны күтәреп, аларны ничегрәк хәл итәсебез турында кешеләр белән сөйләшергә тиешбез. Безнең көчебез – нәкъ менә шунда. Бүген республикада динамикалы үсеш бар – көчле команда булдырмасак, моңа өметләнергә мөмкин идеме соң? Республикада без һәрвакыт бер команда булып эшлибез. Шуның нәтиҗәләрен күрәбез дә. Сайлау – кешеләребез алдында имтихан тоту, дигән сүз ул. Безне кемнәрдер мактаячак, кызып-кызып тәнкыйтьләүчеләре дә булачак. Нормаль күренеш бу! Тәнкыйтьне кабул итә белегез. Кешеләр белән эшләргә, аларны ишетергә кирәк.
“Сездән наказлар белән эшләү буенча тәкъдимнәр көтәм”
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан “Бердәм Россия”се тарафыннан тормышка ашырылып килә торган төп проектлар турында сөйләде.
– “Безнең ишегалды” проекты кысасында халык белән 700гә якын очрашу уздырдык, – диде ул. – “МойДепутат” системасына 6000ләп мөрәҗәгать керде. Партиянең мобиль кабул итү бүлмәләре Татарстанның барлык районнары һәм шәһәрләрендә 500дән артыграк кабул итү үткәрде. Волонтерларыбыз 2000нән күбрәк пикет оештырды. Кандидатларыбыз телевидение каналларында, радио эфирында һәм шәһәр-районнар мәйданчыкларында 50 дебатта катнашты. Әнә шундый көйле, тырыш хезмәтнең нәтиҗәләре дә күренә. Татарстан “Бердәм Россия”се кампаниянең соңгы көненә кадәр әлеге эшне дәвам итеп, 8 сентябрьдә аны җиңү белән төгәлләргә әзер.
Рөстәм Миңнеханов берочтан “бердәмроссиялеләр” тарафыннан булдырылган халык белән туры элемтә системасын да аңлатып үтте:
– Сайлау-мазар булмаган тәкъдирдә дә, эшнең мондый формасын уйлап табарга кирәк иде, – диде Миңнеханов. – Безгә бик зур мәгълүмат ташкыны килеп керә. Шуннан соң без бу фатихалар, наказлар, теләк-тәкъдимнәрне эшкәртәбез. Сайлау алды кампаниясе йомгаклары буенча аларны җитди төстә анализларга кирәк булачак. Сездән тәкъдимнәр көтәм.
Сүз уңаеннан, республика җитәкчесе 2020 елга бюджетның инде төзелүен, шуңа күрә наказлар белән эшләү программасын бик тиз – тавыш бирү көненнән соң ук әзерләргә кирәклеген искә төшерде.
“Без шуның өчен – катлаулы бурычларны хәл итү өчен кирәк тә инде”
“Бердәмроссиялеләр” партия башлангычларын хуплаган өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
– Ишегалларын төзекләндерү программасы – партия тәкъдиме. Сез аны халыкка чыгаруга ирештегез, – дип билгеләп үтте Президент. – Без өч ел эчендә гаять зур эшне башкарып чыгарга тиешбез – катлаулы, авыр бурыч бу. Акча ягыннан гына да түгел әле. Әмма шуның өчен без бар! Катлаулы бурычларны хәл итәр өчен. Коллегаларыбызның халык белән очрашканда җиткерелә торган киңәш-тәкъдимнәре тормышка аша. Алга таба да шулай булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat