Артык авырлыкны киметергә теләсәгез әлеге ризыкларны ашагыз

Белгечләр организмдагы зарарлы висцераль майны тарката һәм эчәклек эшен яхшырта торган 20дән артык продукттан торган исемлек төзегән.

Организмда булган артык авырлыктан физик күнегүләр ярдәмендә генә котылып булмый, рационга да игътибар итәргә кирәк.

Әйтик, экспертлар май катламнарына каршы көрәшү өчен фасоль, борчак, нут, пешерелгән һәм баллы бәрәңге, спаржа, төсле кәбестә, кабак орлыгы, йомырка һәм авокадо кулланырга киңәш итә.

Бу продуктлар калийга, пребиотикларга, аксымга һәм цинкка бай, алар иммунитетны күтәрә һәм аппетитны киметеп, тиз туенуга китерә икән.

Цитруслар, сөттән ясалган төрле әчкелтем продуктлар ашкайнату системасының эшчәнлегенә яхшы йогынты ясаячак. Шулай ук миндаль, фисташкалар, әстерхан чикләвене дә файдалы булачак.

Организмдагы артык авырлыктан котылуда көрәштә суган, зәйтүн мае, солы, помидор, тунец балыгы һәм D витаминына бай, арахис мае, тәмләткечләр (базилик, чили борычы, орегано) булышачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү