Ноябрьдә озын яллар булырмы?

Ноябрь башында Татарстанда яшәүчеләрне берничә көн ял көтә: 2, 3, 4 һәм 6 ноябрь, дип хәбәр итә Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

Атнага 5 көн эшләүче Россия гражданнары өчен яллар 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, чөнки Халыклар бердәмлеге көне, 4 ноябрьдә, дүшәмбегә туры килә.

«Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дүшәмбе, 4 ноябрь-эшләми торган көн булачак. Шулай итеп, россиялеләр өч көн: 2-4 ноябрь көннәрендә ял итәчәк», — дип хәбәр иттеләр Рострудта.

6 ноябрь көнне республикада Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелүгә бәйле рәвештә, эш көннәре сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга гына булачак.


Фикер өстәү