Казанда яшәүчеләр шәһәрнең иң яхшы паркларын атадылар һәм мондый объектларда булганда нинди критерийларга игътибар бирүләре турында сөйләделәр. Сораштыру нәтиҗәләрен «ПромРейтинг»агентлыгы тәкъдим итте.
Рейтингта зур аерма белән Горки — Әмәт урманы (28,4%) һәм Горький исемендәге (25,2%) парк алда бара. Өченче урында — Урицкий (9,7%), дүртенче — «Черек күл» (8,1%), бишенче — Җиңү паркы (7,5%).
Антирейтингка «Казан» гаилә үзәге янындагы парк кергән (16,2%). Бу исемлеккә шулай ук Химиклар мәдәният йорты янындагы «Наратлык» (10,3%), «Комсомолец» (9,4%), Тинчурин исемендәге парк (7,5%) һәм Җиңү (6,9%) паркы да бар.
Казанлылар ешрак урамда йөрү һәм дуслары белән очрашу өчен паркларга килә икән. Сораштырылучыларның 20% ы үз сәфәрләренең максаты-ял итү, ә башка респондентларның 20% ы балалар белән йөрергә яратабыз, дип белдергән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat