«Әбиләр чуа»гын кайчан көтәргә?

Республикада инде берничә көн дәвам иткән җылы һәм кояшлы һава торышы салкын җәйнең үзенчәлекле дәвамы булып тора. Классик «әбиләр чуагы» Татарстанга сентябрь салкыннарыннан соң һәм ай уртасында явачак яңгырлардан соң киләчәк. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясен өйрәнү кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

Галим сүзләренчә, безнең полосадагы «әбиләр чуагы » — 20-25 градуска кадәр җылы һава торышы. Бу вакыт, гадәттә, сентябрь урталарыннан билгеләнә һәм ике көннән ике атнага кадәр, ә кайчагында бер айга кадәр сузыла.

«Хәзер бездә җәйнең дәвамы кебек бара. Тик бу яхшы һава торышыннан соң, һичшиксез, „күчеш“ булачак — атмосфера фронтлары, циклоннар алышыначак һәм суыту киләчәк. Ә аннан соң без кабат температураның тагын күтәрелүенә исәп тота алачакбыз. Бу инде классик „әбиләр чуагы“ булачак», — дип аңлатты Переведенцев.

 


Фикер өстәү