Кирәк булачак:
1кг эремчек
60г атланмай
1 йомырка
1, 5 чәй кашыгы тоз
сода
Ясау этабы:
- Кайнар суга эремчек салырга һәм уртача утта 20 мин дәвамында пешерергә. Эремчекне сөзеп, саркытырга кирәк.
- Эретелгән атланмайны эремчеккә өстәргә һәм яхшылап болгатырга.
- Йомырка, тоз, сода өстәп якынча 5 мин болгатырга.
- Эремчекне савытка тыгызлап салып, суыткычта кимендә 5 сәгатькә калдырырга.
Тәмле булсын!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat