Казанда яшәүче хатын-кызны 140 мең сумга алдаганнар

Ялган банкир Казанда яшәүче хатын-кызны 140 мең сумга алдаган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Казанда яшәүче 53 яшьлек хатын полиция хезмәткәрләренә билгесез кеше аның белән элемтәгә кереп, банк хезмәткәре  булып танышуын сөйләгән. Мошенник хәбәр иткәнчә, аның картасыннан акчаларның бер өлешен урлаганнар һәм калганнарына тимәсеннәр өчен аларны резерв счетка күчерергә киңәш итә», – дип хәбәр итә полиция хезмәткәрләре.

Нәтиҗәдә, ханым мошенникларга үз акчаларын күчергән. Әлеге факт буенча караклык турында җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү