«Рәшит Заһидуллинны кайтарыгыз» дип аталган флешмоб башлаганнар

Берничә сәгать элек кенә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның вазифасыннан китүе раслады, дип хәбәр биргән идек.

Әлеге вазгыять белән килешмәгән К.Тинчурин театрының берничә артисты Инстаграм киңлегендә «Заһидуллинны кайтарыгыз», «Заһидуллин өчен» дип аталган флешмоб башлап җибәрүләре ачыкланды.

Искәртеп үтәбез, Мәдәният министрлыгы аның белән хезмәт килешүен озайтырга теләмәгәнлеге билгеле. Рәшит Заһидуллин үзе моның сәбәбе нәрсәдә икәнен белми.


3 фикер

  1. 26 Ел театра багышлап !!!Талантлы спектакльлэр куеп… Анлап булмый бу хэлне …Тамашачы елый!

    1. Верните пожалуйста Загидуллина!
      Нужно понимать что без этого талантливого режиссёра это здание как театр просто перестанет сосуществовать!

  2. Тетрәндергеч хәбәр! Чын шәхес, талант иясе, Рашид Муллагалеевич кебек режиссёрлар юк безнең республикада! Театрның юкка чыгуы, залларның бушап калуы бик мөмкин…

Җавап Отменить ответ