Укучыларга иртәнге ашка нәрсә ашатырга ярамаганлыгын әйттеләр

Мәктәп укучысының иртәнге ашы төрле ярмалар, йомырка һәм сөт продуктларыннан торырга тиеш, дип хәбәр итә «Роскачество».

Бу продуктларда бала үсеше өчен кирәкле булган минераллар һәм аксымнар бар, дип билгеләп үттеләр ведомствода. Аларны баланың ашкайнату системасы мөмкин кадәр җиңел һәм тиз үзләштерә.

Ботка, йомырка һәм эремчекле иртәнге ашларны аралаштырырга була, ә  төрле хлопьяларны укучыга атнага 1-2 тапкыр гына ашатырга мөмкин, дип билгеләп үтә «РИА Новости». Аларның төп җитешсезлеге-шикәр микъдары югары булу. Төрле «йолдызчыклар», шарлар, кипкән кукуруз бөртекләре артык авырылык, шикәр диабеты үсешенә китерергә, аллергия китереп чыгара һәм эчәклек эшен бозарга мөмкин.

 


Фикер өстәү