Мөмкинлекләре чикле Рафис кеше көнләшерлек итеп яши

Мөмкинлекләре чикле кешеләр турында җәмгыятьтә төрле фикер яши. Моңа аптырыйсы да түгелдер. Алар белән беренче аралашканда гына түгел, әле районда үткәрелгән мондый чараларга күп катнашкан, аларның бик күбесен йөзгә танып белгән, алар турында күп язган кеше булсаң да, кайчакта яңа танышка ничек дәшәргә белми икеләнеп торасың.

Күңелен яраламаммы дисең, синең сүзләреңә нинди реакция бирәсен дә белмисең. Араларында төрле язмышлы, төрле характерлы кешеләр бар шул. Кемдер башкалар белән аралашудан читләшә, читенсенә, кемдер, киресенчә. Безнең Балтач районының Сәрдек егете  кебек, үзе танышырга ашкынып торучылар да юк түгел. Аның белән инвалидлар өчен оештырылган Сабантуйда таныштым. Төгәлрәге…

Бәйрәм әле башланып өлгермәгән, шул мәлдә бар кешенең игътибарын ялгызы гына пультлы коляскасында ашыга-ашыга мәйданга керүче егет җәлеп итте. Аный күрми калу мөмкин түгел иде. Бердән, ялгызы, икенчедән, ул ашыга гына түгел, ул оча иде. Мәйданга керде дә, үзе кебек коляскалылар янына барып, күрешә дә башлады. Бераздан егетнең әтисе күренде.

–Бәйрәмнәрне бик ярата ул безнең, – диде Раузит абый, көлемсерәп. – Иртән көн болытлы булгач, яңгыр яуса, бәйрәм булмый кала дип бик кайгырды. Машинадан төшүгә, мине дә көтеп тормады… Авылда да өйдә бер минут тик тормый. Өй эчендә тезләнеп тә йөри, гади коляскада да.  Менә шушындый ике коляскасы бар, болары белән урамда йөри. Берсен үзебез сатып алган идек. Анысы искерәк инде, шуның белән чишмәгә суга кадәр бара. Нәрсә дә булса эшли алса, бик сөенә инде… Коляскага утырып нәрсә эшләп була, барысын да эшләргә тырыша. Сөйләшергә дә бик ярата. Дөрес, беренче аралашкан кеше аны тиз генә аңлый алмый, без күнеккән инде. Аңлаганчы кат-кат әйтә ул.

Яңа танышым Рафис исемле булып чыкты. Ноябрьдә 36 яшь туласы икән. Тумыштан ДЦП авырулы. Аның да авыр формасы.

–Алып бармаган бер хастаханә, бер табиб калмады дисәң дә була, Мәскәүләргә кадәр бардык, әлләни файдасы гына булмады, – ди әтисе. – Ул чакта медицина бүгенгедәй көчле түгел иде шул…

Язмышы шулай булгандыр инде дип килешергә генә кала Йосыповларга. Бәйрәмнәрне яратуы, активлыгы өстенә Рафис бик туган җанлы да икән. Безнең бөтен туганнарны туплап торучы ул, дип көлемсери әтисе. Баксаң, Рафис, үҗәтләнеп, телефон белән “идарә итәргә” өйрәнгән. Дөрестән дә идарә итү бу. “Тыңлаусыз” бармакларны кечкенә төймәләргә туры китерү җиңелләрдән түгел, икенче кулы да ярдәмгә килә, әмма ничек тә тырыша. Әнә шулай тырыша-тырмаша, бөтен туганнары белән хат языша, аларны бөтен бәйрәм белән котлый Рафис. Үзе генә котлап калмый, өйдәгеләрнең дә исенә төшерә: “Бүген шуның туган көне!” Әле “Вконтакте”да үз бите бар (659 дусты бар), анда туган ягының матур күренешләрен фотога төшереп, рәсемнәрен куя, күңеленә килгән уй-фикерләрне элә. Менә соңгы вакытта язганнарын сез дә укып карагыз әле (хәрефләрне генә татарчалаштырдым, җөмләләр үзгәрешсез).

… “Җәйнең соңгы ае үтеп бара, узып бара числолары, атналары, быелгы Җәй исеме белән генә күңелләргә кереп кала, ахры. Аның эссе көннәре бик сирәк булды… Җәй көннәре һәм табигате, кеше язмышлары сыналган кебек, сыналып, саташып узып китә, ахры. Җәй сабый шикеле ул, бер көлә, бер сагышлана. Аның да ае, көннәре санаулы”…

“Иртән таң аткан чакта, көнчыгыштан кызарып җәйге кояш чыгып килә. Аның җылы нурлары табигатькә сибелә. Кояш җылы нурларын, назларын өйләргә дә өләшә. Сибелә җәйге кояш нурлары, сибелә… Бу нурлар һәм кояш назлары кешеләр күңеленә дә кирәк. Кояш юкка чыкса, табигать моңлана, тормышлар кәефсезләнә, күңелсез булып китә. Кояш, кояшкаем, син җан иясе кебек, бөтен җирләргә һәм дөньяга кирәк. Шул бер дәү күзле кояш жир шарын гизеп,әйләнеп йөри, яктыларын, жылы нурларын жәлләми тарата. И кояш, кояш, син югалма, һәр нәрсәгә, адәм балаларына һәм табигатькә бик кирәк син!”

“Хыяллымда – син, уемда – синең мәхәббәтле назларың. Шул назларыңа күмеләсе, җылы кочагыңа керәсе килеп китә. Син кирәк, җылы назлы мәхәббәтең кирәк миңа… Күңелем белән синең янда йөрим. Хыялларым аша юлларыңнан үтәм. Күңел күзе белән тормышыңнан әйләнәм. Әйләнсәм дә, кавыша алмабыз, тауларың биек, юлларың ерак шул”…

Өйдә укып, белем алса да, афәрин, укытучылары егеткә төпле белем биргән, иң мөһиме, янәшәдәгеләре аңа тирә-яктагы матурлыкны күрергә, тоярга өйрәнергә ярдәм иткән. Әти-әнисе генә түгел, районда танылган көрәшче Нургаян абыйсы, аның тормыш иптәше һәм балаларының да роле, өлеше бихисап бу кадәресендә. Әнә шундый зур, тату гаилә бу гаиләдә барысы өчен дә кадерле, кирәкле кеше булуы белән бәхетле Рафис. Ул үзе дә аны аңлый. Йөзеннән бөркелгән яктылык шуның чаткысы лабаса…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү