Яңа туган баласын, пакетка салып, кибет янында ташлап калдырган ананы кулга алдылар

Чирмешәндә яңа туган баласын, пакетка салып, кибет янында ташлап калдырган ананы кулга алдылар. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән, «Татар-Информа» агентлыгы хәбәр итте.

Азык-төлек пакетына салып калдырылган яңа туган ир баланы бина янында кибет директоры табып ала. Бала ялангач һәм өшегән булган. “Эзләү вакытында полиция баланың әнисенең кем булуын ачыклады. Ул бала табылган кибеттә эшләүче 36 яшьлек сатучы булып чыккан”, — диделәр полициядә

Җинаятьтә шикләнелүче хатынны кулга алганнар. Хәзерге вакытта җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.

Яңа туган баланың хәле уртача авыр дип бәяләнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Ә әнисен эзләүгә игълан иткәннәр. Бу хәл буенча “Әнисенең яңа туган баланы үтерергә омтылуы” маддәсе буенча җинаять эше ачылды.

 


Фикер өстәү