Үзәк банк акча урлауның яңа ысулы турында кисәтә

Россия Банкының мәгълүмати куркынычсызлык департаменты башлыгы урынбасары Артем Сычев «Известия»гә биргән интервьюсында акчаларны урлауның яңа ысулы турында хәбәр иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мошенниклар кешенең тавышын имитацияләргә өйрәнгән. Алар, аның исеменнән танышларына шалтыратып, матди ярдәм сорый. Әмма мондый алым киң таралмаган, чөнки бик кыйммәт, дип сөйләгән эксперт.

Моннан тыш, Сычев сөйләвенчә, караклар социаль челтәрләрдәге аккаунтларга кереп, кулланучы битеннән  акча күчерүне сорап, төрле хатлар яза, язмалар урнашытра башлый.

Күпчелек очракта алар корбанның ышанычын яулый ала икән.

 


Фикер өстәү