8 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Саба районында тавыш бирәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 сентябрьдә Саба районында булачак, шуңа күрә факттагы урын буенча тавыш бирү хокукыннан файдаланачак һәм «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирәчәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Быел Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясе республикада гамәлгә керткән яңа хокуктан файдаланыр, мөгаен. Әлеге «Мобиль сайлаучы» механизмы факттагы урын буенча гражданлык бурычыңны үтәргә мөмкинлек бирә. Бу көнне ул Саба районында – әнисе янында булыр дип көтелә», — диде Лилия Галимова.

«Мобиль сайлаучы» механизмы факттагы урын буенча тавыш бирү процедурасын тагын да уңайлы итте. Ул учеттан төшерү таныклыкларын һәм территориаль, участок сайлау комиссияләрендә вакытыннан алда тавыш бирү системасын алыштырды.

Бу якшәмбедә, 8 сентябрьдә, Татарстан халкы алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаячак. Республикада 2800дән артык сайлау участогы эшләячәк.

 


Фикер өстәү