Казанда 14 яшьлек мәктәп укучысы югалган

Казанда югалган 14 яшьлек мәктәп укучысын эзлиләр. Бу хакта шәһәрнең полиция бүлегенә сылтама белән, «Татар-информ» хәбәр итә.

«27 августта полиция бүлегенә 48 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул үзенең кызы югалуы хакында сөйләде. Милана иртән иртүк өеннән чыгып киткән, хәзерге вакытта аның хакында берни дә билгеле түгел», — дип белдерделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә.

Аның телефоны алмый, әнисе фаразлавынча, ул дусты белән Татарстаннан чыгып киткән булырга мөмкин.

Милананың буе 170 сантиметр, ябык гәүдәле, аксыл-коңгырт чәчле, сул кулына кара беләзек таккан. Өстенә соры-кара төстәге толстовка, шорты һәм хаки төсендәге кеды кигән. Үзе белән рюкзак та алган.

Казан полицейскийлары гражданнарга кызны эзләүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә. Әгәр кемдәдер аның кайда икәнлеге турында мәгълүмат булса, «Ямашев» полиция бүлегенең кизү часте телефонына хәбәр итәргә кирәк: 8 (843) 294-55-52.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, быелның апрелендә кыз өеннән чыгып киткән булган инде. Ун көннән соң аны Краснодар краенда тапканнар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/05/192875/


Фикер өстәү