Прививка ясатмаган балаларны мәктәпкә кабул итмәскә тәкъдим итәләр

Мәскәү Хакимияте прививка ясатмаган балаларны мәктәпкә кабул итмәскә тәкъдим иткән. Бу идеяне Мәгариф департаменты закон белән рәсмиләштерергә планлаштыра, дип хәбәр итте ведомство башлыгы урынбасары Алена Шахова.

Аның сүзләренә караганда, прививка ясатмаган балалар уку йортында карантинга сәбәп булырга мөмкин, ә бу белем бирү процессын өзә.

Шул ук вакытта Мәскәү шәһәре Думасы башлыгы Алексей Шапошников Франция тәҗрибәсен мисал итеп китерде. Аның сүзләренчә, анда вакцинациядән баш тарту балалар белән рәхимсез мөгамәлә рәвешләренең берсе булып санала һәм үзе артыннан җинаять җаваплылыгына да китерә.


Фикер өстәү